erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакытсыз якты дөньядан китеп барган кешеләр генә бу көннәрне күрә алмады

Штрафлар салулар еракта калды кебек.

 

Быелгы авыр яз артта калды, җәй дә үтеп бара. Шулар белән бергә әле кайчан гына кешеләр күңеленә курку салган коронавирус та әкренләп чигенә башлады.

Күңелгә шөбхә салып, урамнарга чыкмаска, дип машиналарда бөтен урамга кычкырып әйтеп йөрүләр, битлексез, пирчәткәсез урамда йөргән өчен штрафлар салулар еракта калды кебек.

Көннән көн алга барабыз. Россия галимнәре беренчеләрдән булып коронавируска каршы вакцина да уйлап таптылар. Без аларга моның өчен чиксез рәхмәтле. Кызганыч, шушы авырудан вакытсыз якты дөньядан китеп барган кешеләр генә бу көннәрне күрә алмады. 

Татарстан чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчте. Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде. “Бу Роспотребназдор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм безнең муниципалитетларның системалы һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Коронавирус темасы көн тәртибеннән алынмый, без әкренләп чикләүләрне киметүне дәвам итәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә пирчәткә кию гамәлдән чыгарыла. “Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә куллар өчен антисептиклар бар, бу булырга тиеш тә. Алар булган җирдә без пирчәткәләрне мәҗбүри киюне бетерәбез, — диде ул.

Тулырак мәгълүмат бирүне сорап без районның санэпидемиология хезмәте табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, бу дүшәмбедән кибетләрдә, җәмәгать транспортында, кеше күп җыела торган урыннарда мәҗбүри рәвештә пирчәткә кию таләп ителми. Аларга кергән вакытта кулларны антисептиклар белән эшкәртергә кирәк булачак. Һәр урында антисептикларның булуы мәҗбүри. Әмма 1,5 метр-2 метр ара сакланырга тиеш. Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында, транспортта элеккечә үк битлек кияргә кирәк булачак, – дип җавап бирде ул.

Арчаның зур сәүдә нокталарында булдым. Куллардан пирчәткәләрне салучылар бар инде. Тик кайберәүләр әле саклануны кулай күрә. Коронавирус янәшәдә. Арча районында соңгы өч көндә бу чир белән авыручылар теркәлүе турында мәгълүматлар килмәсә дә, артык иркенәеп китмәсәк яхшырак булыр.

17 августтан республикада театр, кино, концерт заллары һәм цирк эшли башлаячак, дип тә хәбәр иткәннәр иде. Бу да шатлыклы хәбәр. Әмма анда да тиешле шартларны үтәргә кирәк булачак. Мәдәният учреждениеләре тамашачы белән яртылаш кына тулы булырга тиеш. Моннан тыш, хәзер ачык мәйданчыкларда да, биналарда да чаралар уздырырга мөмкин. Беренче очракта йөз кеше катнаша ала, икенчесендә 50 проценттан да артык кеше булырга тиеш түгел. Шулай ук 25 процент кына тамашачы җыеп, спорт чаралары да үткәрергә рөхсәт ителә, ә биналарда үткәрелгән банкетларда илле кешедән артырга тиеш түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәдәният йортларында чаралар үткәрелергә рөхсәт ителмәсә дә безнең районда мәдәният тормышы тынып тормады. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре башка вакыттагыга караганда күбрәк тә эшләделәр әле. Урам концертлары, төрле даталарга, юбилейларга багышланган чаралар, онлайн-концертлар, агитбригадалар чыгышлары турындагы хәбәрләр килеп кенә торды. Авылларда да мәдәният учреждениеләре ишекләре ябылмады. Авыллар бер-берсенә концертлар белән йөрделәр, бер авыл икенче авыл халкы каршында чыгыш ясады. “Уен-фест” фестивале гөрләде. Ул әле дә дәвам итә.

–Бүгенге көндә без мәдәният учреждениеләренең, китапханәләрнең кышкы сезонга әзерлеген тикшереп йөрибез, – диде Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов. – Сайлау алды концертлары башланып китәчәк. Бина эчендә чаралар оештырмыйбыз, алар бар да урамда үтә. Халыкны да күп җыймау ягында без.

–Театр, кино, концерт заллары эшли башлаячак. Шарт буенча залның яртысы гына тулырга тиеш, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина. – Мәдәният йортларында яңа сезон сентябрь аенда ачылачак. 

 

– Спорт объектлары эшне өченче этапка кадәр үк башлап җибәрде. Кайбер төркемнәрдә спортның аерым төре белән шөгыльләнүләр үтә инде. Кайбер төрләре уку елы башланганны көтә. Хәзер спорт чаралары үткәрүләрне дә планлаштырабыз. Дөрес, тиешле шарт белән. Бина эчендә оештырылганнарында 50, урамдагыларында 100 кеше катнаша ала, – диде районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. –Бина эчендә беренче ярыш 29 августта була. Бу көнне волейбол буенча ярыш үткәрелә. Ә 28 августта Мөндештә спорт мәйданчыгы ачыла. Беренче сентябрьдән спорт чаралары да гадәттәгечә башланып китә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X