erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакытында килмәгән өчен штраф

Кеше өстендә кеше өелеп тә тормый.

Хәзер өйдән чыкмый гына РФ дәүләт хезмәте порталы аша эшләргә күнектек. Тиз, уңайлы, эштән сорап китәсе юк, чиратта вакыт та узмый. 

Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең  миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе (халык телендә паспорт өстәле) җитәкчесе Ольга Лошакова әйтүенчә, паспорт алу, алыштыру, тору урынына теркәлү, тору урыныннан төшү (прописка) һәм башка мәсьәләләрне дә дәүләт хезмәте порталы аша эшләү уңайлырак.

Хәтерлисездер әле, паспорт өстәленә керү өчен озак-озак чират торырга туры килә иде. Соңгы вакытта бу эш җайга салынды, чөнки паспорт алу, 20, 45 яшьтә аны алыштыру артыннан йөргәндә күпфункцияле үзәктә дә документларны кабул итә башладылар.

– Әмма дәүләт хезмәте порталы аша эшләгәндә аеруча  уңайлы. Гариза язып, шуннан ук акча түләгәннән соң (30 процент ташлама белән, ягъни 300 сум урынына 210 сум, ә чит ил паспорты алганда 5000 сум урынына 3500 сум, балаларга 2500 урынына 1750 сум), билгеле бер көндә, вакытта паспорт өстәленә чакырталар. Ун көн дигәндә бар да әзер була. Ә күпфункцияле үзәккә документлар тапшырган очракта 16 көнгә сузыла. Чөнки алар ул документларны барыбер безгә китерәләр, әзер булгач алып китәләр. Менә шулай вакыт үтә, – диде Ольга Владимировна. – Дәүләт хезмәте порталы аша тору урынында теркәлү яки тору урыныннан төшү мәсьәләләрен дә хәл итәргә була. Дәүләт пошлинасы паспорт алыштырган өчен генә алына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

20, 45 яшьтә паспорт алыштыру мәсьәләсе буенча тагын бер четерекле хәл килеп туа икән. Аны вакытында алыштырырга оныталар. Паспорт өстәле хезмәткәрләре әйтүенчә, 20, 45 яшь тулганның икенче көнендә үк документны алыштыру артыннан йөри башларга кирәк. Аңа барлыгы бер ай вакыт бирелә. Соңга калган очракта 2000 сумнан алып 3000 сумга кадәр штраф салына.

– Андый очраклар бик күп. Кайбер көнне 6-10 беркетмә төзергә туры килә. Штрафны 60 көн эчендә түләргә дә кирәк бит әле. Юк икән, суд карары нигезендә ул 6000 сумга кадәр арта, – дип аңлаттылар.

Тик РФ дәүләт хезмәте порталына керү өчен логин белән пароль сорала. Аны алу өчен күпфункцияле үзәккә, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сораулар туса, консультация кирәк булса, 3-14-88, 3-09-88 номерларын җыеп паспорт өстәленә шалтырата аласыз. Шушы номерлар белән кабул итү өчен язылырга да була. Билгеләнгән вакытка килгәч терминалдан талон алырга кирәк. Әнә шулай бар нәрсә тәртипкә салынган. Чират та юк, кеше өстендә кеше өелеп тә тормый.

Нинди документлар алып киләсен дә исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе гражданины паспортын алыштыру өчен гариза, алыштырыласы паспорт, каралы-аклы яки төсле 35х45 миллиметр зурлыктагы баш киемсез ике фоторәсем, паспортка билге кую өчен язылышу, аерылышу (булса), 14 яшькәчә балалары булган очракта аларның туу турындагы таныклыклары кирәк. Шул документларга өстәмә рәвештә ни өчен алыштырылуын исбатлаучы белешмәләр дә сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X