Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Валерийның төсе булып ак каены калган

    18 гыйнвардан 19 гыйнвар төнендә, христианнарның дини бәйрәмнәре башланган вакытта Төбәк-Чокырча авылындагы янгында 46 яшьлек Валерий Востровның гомере өзелде.

     

    Заманында гөрләп торган фермалардан кабыргалары гына калган өрәкләрне күреп, йөрәк әрнесә, янган йортның хәрабәләрен күргәч, күңелгә тагын да авыр булып китте. Гөрләтеп яшәрлек ир кешенең ялгыз өйдә гомере өзелсен әле! Берәүләр: “Өйләнеп карады (ике тапкыр) тора алмадылар,  әрәм үткән гомер,” – дип кызганса, икенчеләр: “Төз буйлы, мәһабәт кеше иде”, – дип искә алды, өченчеләр: “Дуслары шундый булды. Пенсия алуга килеп җитәрләр иде”, – диде. Үз әнисе Валерийга 3 яшь вакытта ук үлгән. Өч бертуган алар. Питрәч ягыннан күчеп килгән керәшен татарлары. Әтисе Иван икенчегә өйләнгән. Уртак бер балалары туган.

    Уң як күршеләренең ишеген шакыдык. Ишек бикле иде. Ишекне яшь кенә бер хатын ачты. Наталья Гыйззәтуллина бик ачык хатын булып чыкты.

    – Янгыннан соң әле күңел тынычланып җитми, – диде Наташа. – Ана капиталына алган йорт бу безнең. Янарбыз дип, бик курыктык. Очкыннар бик каты очты. Ярый әле көчле җил булмады. Авыл егетләре күреп алган. Безне шулар уятты. Сәгать 1ләр тирәсе булгандыр. Йортның зал ягы яна иде. Аннан кухня ягына күчте. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитте. Әрәм булды, ярдәмчел кеше иде. Хәзер менә күрше дә юк. Янмый калган түбә калаен төнлә җил селкетә, аның шакылдавы йөрәккә тия...

    Якындагы тагын бер йортның ишеген шакыдык. Эшмәкәр Айдар Әхмиев йорты иде ул.

    – Валерийның кулы алтын иде, – дип сөйләде Айдар. – Төзелеш эшен дә белде, ватык мотоциклларны, башка техниканы да рәтләде, бер аягы гарип булды, кышкы салкында өшеп кистеләр, велосипедына таянып үтеп китәр иде...

    Валерийның йорты газ белән җылытуга көйләнмәгән булган. Ясалма электр җылыткычы тотты өендә, диделәр.

    – Ут-фәлән чыкмагае дип шикләндем, – диде күршесе Наташа. – Соңгы вакытта бигрәк тә эчте. Соңыннан янгынчылар, нишләп безгә әйтмәдегез, диделәр.

    Район янгын часте җитәкчесе Рөстәм Сафин белән дә сөйләштек.

    – Ялгыз яшәүчеләр бездә аерым исәптә тормый, – дип сөйләде ул. – Аларның барысына да һәрдаим күз-колак булу мөмкин эш түгел. Әмма ялгыз яшәүчеләрне онытырга ярамый. Урыннардагы җитәкчелеккә, күршеләргә, туганнарга, ялгыз пенсионерларның балаларына аерата игътибарлы булырга кирәк. Бик кызганыч, ялгызларның янып үлү очраклары булып тора. Йортка янгынны белгертүче приборларны куярга кирәк. Өй эчендә тәмәке тартырга ярамый, чөнки төтен исен прибор сизеп алып бик нык чыелдый башлый. Эчмәскә дә кирәк.

    ...Ничек янган йортка ук терәлеп үскән каен исән калган, дип аптырыйсың. Каен кайгы китерә дип тә әйтәләр. Әмма хикмәт каенда микән?!  

    Румия Надршина.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: