erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовлар рәхмәт әйтә

Вәлиәхмәтовлар белән гел хәбәрләшеп торабыз. Яңа йортны төзүдә булышучыларга рәхмәт укый алар.

Кәче авылында өйләре янган 6 балалы Фәридә белән Динар Вәлиәхмәтовлар  булышкан кешеләргә, яңа йортны төзүчеләргә, Фәридәнең әнисен соңгы юлга озатуда ярдәм иткәннәргә рәхмәт әйтәләр. Кәчедә яңа йортны күтәреп, бүген түбәсен ябалар. Ә Вәлиәхмәтовлар гаиләсе әлегә Арча станциясендә район хакимияте ярдәме белән вакытлыча фатирда торып торалар. Булышкан, өйне күтәргән төзүчеләр менә кемнәр алар. Өйне күтәргән ташчылар: Альберт Назаров, Фәнис Закиров, Раиф Мөхәммәтшин, Айнур Вәлиәхмәтов, Алмаз Вәлиәхмәтов, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Айдар Мифтахов, Динар Закиров, Азат Хөснетдинов, Марсель Гобәев, Рифат Мөхәммәтшин, Илфир Гобәев, Раушан Шафигуллин, Илназ Хөснетдинов, Дамир Гыйльметдинов, КамАЗ машинасында Данис Мифтахов, Азат Фәйзрахманов, Рамил Николаев, Рөстәм Галиакберов, Иргаш Гудабирдаев, Данис Гобәев, Алмаз Мифтахов, Нәфис Хәсәнов, Адел Назаров, Рүзәл Фазылҗанов, Илфат Нәзиров, Илсаф Нәзиров, Рүзәл Рәхимов, Рәзил Шәфигуллин, Ильяр Мортазин, Айгиз Әһлиев, Раил Мифтахов, КамАЗда Марсель Дәүләтшин, күрше Фәнисәнең абыйсы Рөстәм Вәлиев, түбә ябучылар Иске Йорттан Илназ Шаһиев, Арчадан Алмаз Фәрхетдинов, станциядән Дамир Сөләймановка бик зур рәхмәтле алар. Һәм тагын алар район башлыгы Илшат Нуриевка,  Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәевка,  күршеләре Фәнисә Гыйльмиевага, Фәридәнең әтисенең апасы Фәүзия апага, аның кызы Альбинага, авыл халкына, мәктәп коллективына бик рәхмәтле. Һәм тагын... "Авыр вакытыбызда хәлебезгә кереп, кайгыбызны уртаклашып, район мәгариф хезмәткәрләреннән акчалата ярдәм оештырган өчен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данилевичка, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Вагыйзовичка ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди алар. - Балаларыбызны үзләре укый торган Кәче  мәктәбенә йөртүне оештыру өчен дә зур рәхмәт әйтәбез". Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә булышкан һәркемгә Алланың рәхмәте яусын. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр булса, реквизитлар: 89083496906 -  Галявиева Фаниса Фанисовна. (Сбербанк картасына беркетелгән) - Вәлиәхмәтовларның күршеләре.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X