erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ватанны саклаучы – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе

Мәктәп тәмамлап чыккан егетләр һәм кызлар өчен иң җитди нәрсә – һөнәр сайлау. Ватанны саклаучы – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат хәрби училищеларга гражданнар сайлап алу буенча эш башлады.

 

 

Ни өчен егетләр хәрби һөнәрен сайларга омтыла? Беренче сәбәбе – патриотизм. Соңгы вакытта патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә башлады. Нәтиҗәсе – ил сакларга хәзер егетләр генә түгел, кызлар да бара. Аннан хәрби өлкәдә хезмәт процессы кызыклы да. Шулай ук хезмәт хакының югары булуы, торак бирелүе, ташламалары булуы да начар түгел. Хәзерге заманда бигрәк тә. Мәктәпне тәмамлау белән әти-әниләр өчен проблемалар башлана: институтка керү, уку, торак мәсьәләсе, юлда йөрү, кием-салым юнәтү һәм башкалар. Диплом алгач, эш табу проблемага әверелә.

Алардан аермалы буларак, хәрби уку йортын тәмамлаган ир-егетнең эш урыны да була. Укырга кергәннән соң 5 ел үткәч яшь лейтенант гаскәрләрдә яки Оборона министрлыгының хәрби учреждениеләрендә хезмәт урыны белән тәэмин ителә. Ягъни, эш эзлисе юк, ул аны үзе таба. Студентларга курсантлардан аермалы буларак, туклану, киемнәр турында да борчыласы юк. Барысы да бушлай бирелә.

2013 елдан хәрби училищеларга кызлар да кабул итә башладылар. Аларга чыннан да хәрби белем алырга теләгән кызлар гына керә. Кызларны кабул итүче хәрби уку йортлары кайларда бар соң? Беренче урында Санкт-Петербург шәһәрендәге С.Буденный исемендәге элемтә академиясе. Шулай ук Ф.Можайский исемендәге хәрби-космик академиядә һөнәри хәзерлек үткәрелә. Хәзерлек кырыктан артык белгечлекне үз эченә ала. Өченче урында С.Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе. Югары уку йортын тәмамлаганннан соң сертификат, дәүләт үрнәгендәге диплом, шулай ук медицина хезмәте өлкән лейтенанты исеме бирелә. Ракета гаскәрләре хәрби академиясе һәм һава-десант  команда училищесы да үзләрен уңай яктан гына күрсәттеләр. 2017 елда очучылар әзерләүче Краснодар югары  хәрби авиация училищесында хәрби очучы һөнәре буенча әзерлеккә өстәмә программа ачтылар. Конкурста бер урынга 14 кеше, нәтиҗәдә 16 кыз очучылар әзерләүче училищеның беренче курсантлары булдылар.

Россия Федерациясендә барлыгы 40 хәрби белем бирү учреждениесе исәпләнә. Аларга керү өчен иң беренче чиратта БДИ нәтиҗәләре кирәк. Аерма – сайлаган һөнәрдә. Инженерлар математика, физика бирсә, медиклар химия, биология тапшыра һәм башкалар.

Россия Федерациясенең урта белеме булган һәр гражданины хәрби училище курсанты була ала. Әмма аның да үз критерийлары бар: яхшы өлгереш, хөкем ителмәве, ныклы сәламәтлек, мәгариф учреждениесеннән уңай характеристика, Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруы турында таныклык, нәтиҗәләре буенча минималь санда баллар: рус теле – 36 балл, математика – 24, физика – 36, география – 37, җәмгыять белеме 36 балл.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Укырга кергәч курсантларга акча (уку йортларында стипендия) бирелеп барыла: беренче курста – 2000, икенче курста – 11000-20500, 3-5 курста 12000-22000 сум түләнә. Ел саен кышын – 15, җәен 30 тәүлек ял (каникул) бирелә.

Хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң ул лейтенант булып хәрби частька хезмәткә җибәрелә. Анда аңа торырга урын, булмаган очракта фатирда торган өчен акчалата компенсация бирелә. 5 елдан хезмәт иткәннән соң офицерга фатир алу өчен ипотека кредиты буенча шәхси счет ачыла. Аннан ул хезмәт иткән вакытта да, эштән киткәннән соң да файдалана ала.

Лейтенантның айлык хезмәт хакы бөтен төр өстәмәләрне (премияләр) исәпкә алмыйча 50 мең сумнан да ким түгел. Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән хәрбигә ел дәвамында ай саен өстәмә акча түләнеп барыла. Аның суммасы нинди вазыйфа башкаруыннан чыгып исәпләнә. Шулай ук махсус кием белән тәэмин ителә. Хәрби пенсия алу өчен 20 ел хезмәт итәргә кирәк була. Кагыйдә буларак, хәрбиләр лаеклы ялга 42-43 яшьтә чыга. Бу вакытта әле көчләре ташып торган ир-атлар төрле өлкәдә эшли дә ала. Хәрби учреждениедә укыганда алар өстәмә рәвештә инженер-программист, инженер АСУ, лингвист, хәрби вәкил, инженер-электромеханик, инженер-күперләр, транспорт тоннельләре төзүче, оешмаларда хезмәтне саклау буенча инженер, педагог-психолог, менеджер, икътисадчы-хисапчы, табиб, фельдшер һәм башка һөнәрләрнең берсен үзләштерәләр.

Әгәр хәрби уку йортына керергә теләсәгез, сезне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта көтәбез. Телефон номеры: 8(84366) 3-15-41. Онытмагыз, киләчәгегез сезнең үзегезнең кулда.

Фәнил Сафиуллин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның мобилизацияләнгән ресурсларны планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлекчәсе җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X