erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Венер истәлегенә...

Ветеран педагог, Яңа Кенәр мәктәбенең данлыклы волейбол тренеры Гүзәл Әхмәтова безгә күңелле хәбәрләр җиткерде.

- Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында авылдашыбыз Венер Шакирҗанов истәлегенә волейбол ярышлары булды, - дип сөйләде Гүзәл ханым. - Венер үзе көчле спортчы иде. Волейбол, футбол, хоккей уйнады. Кинәт кенә мәрхүм булды. Улы Альмир да кайткан иде. Менә инде Венер истәлегенә 14 нче ел волейбол ярышлары оештырыла. Ярышка  Балтач һәм Әтнә районнары, Арча командалары да килде. Венерның бертуганы Надиль Шакирҗанов оештырды. Туганнары, авыл эшмәкәрләре иганәчелек итте. Җылы аш оештырылды. Ярышлар әйбәт узды. Әзерлекле командалар килде. Җиңүчеләр, хөкемдарлар, тренерларларга кадәр бүләкләнде. Иң яхшы уенчылар да бүләкләнде. Кәчедән өйләре янган Вәлиәхмәтовларның улы Нияз да уйнады. Бик әйбәт уйный икән. Сокланып карап тордым. Иң яхшы уенчыга дип үзем дә Ниязга бүләк тапшырдым". Ярышта 1нче урынны Арчадан Рәшит Сафин тренерлык иткән команда алды. 2нче - Балтачлар, 3нче - Кәче командасы, тренеры Нияз Гатауллин. Котлыйбыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X