Ветеран укытучы Рифат Гаттаров китеп барды...
Узган ел октябрь аенда Рифат абый Гаттаровка 85 яшь тулу уңаеннан Үрнәккә өйләренә барган идек... Шул вакытта газетабызда басылган мәкаләне бүген кабаттан сайтка урнаштырабыз. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәт түрләрендә булсын! Дөньяда Рифат абый кебек әйбәт кешеләр сирәктер, диләр...
Чыгып киттек Үрнәккә! Укытучы кеше укытучы кеше инде, Рифат абый безне костюм-чалбар, ак күлмәктән каршы алды. Һәрвакыттагыча елмаеп сөйләшә. Тумышы белән Урта Пошалым авылыннан.
“1961 елны өйләндем, – дип сөйләде Рифат абый. – Гөлфирә исемле кызга. Гөлфирә Кече Төрнәледән. Урта Пошалым мәктәбендә математикадан укыта иде. Без үзебез биш бала үстек. Әни Бибисара, чыгышы белән Күлтәс авылыннан. Әти Сәетгәрәй Урта Пошалымнан. Мин әтине 3 яшьтә генә күрдем. Сугышка китеп барды. Шуннан кайтмады. Әни безне берүзе үстерде. Ике эштә эшләде. Көндез ат карады, Урта Пошалымның зур-зур амбарлары бар иде, төнлә шуларны саклады. Бер шигыремдә, әни безнең йокыны күрмәде, дип тә яздым әле...”.Рифат абый шигырьләр дә яза. Балачактан яза. Иптәшләре белән уйнаганда да шигырь юллары белән әйткәли торган була ул. Кайда йөрсәм дә минем башта шигъри юллар әйләнә, ди. 400дән артык шигыре бар.
– Ничек укытучы һөнәрен сайладыгыз? – дип сорадым. Улы Илһам сүзгә кушылды, хатын кушты, дип әйт әти, диде уены-чыны белән. Рифат мәктәптә 4кә, 5кә генә укый. Вакытында акыллы киңәш бирүче дә кирәк шул. Хатыны Гөлфирә белән Казан педагогия институтында читтән торып укыйлар. Рифат физика бүлеген, Гөлфирә математика бүлеген тәмамлый. Рифат абый үзенең укытучы һөнәрен сайлаганга үкенми. Эшемне яраттым, ди. “Укытучы һөнәре ул кызыклы да, абруйлы да һәм мин аны җиңел хезмәт дип әйтмәс идем. Балалар белән эшлисең... Дәрес вакытында төп темадан кызыклы хәлләргә дә кереп кителә. Балалар белән дәресне кызыклырак итеп алып барырга тырышасың...”. “Ә ни өчен сез физика фәнен сайладыгыз?”. “Физиканы яраттым. Математика, мәсәлән, формула, теорияләре белән алып барылса, физика ул техниканың башы, нигезе инде. Ул барлык техник прогрессның нигезен тәшкил итә...”. “Яңадан тусагыз, укытучы булыр идегезме?”. “Әлбәттә!”. “Балалар белән эшләве ансат түгел. Нервыландыра торган эш... Урындык атып бәргән, башка бәреп, указка сындырган вакытлар булмадымы?”. “Юу-ук. Мин усал кеше түгел, юаш. Кеше идеал була алмый. Эш дәверендә төрле чак булырга мөмкин, әмма бервакытта да физик көч кулланмадым”. Арчаның агросәнәгать көллиятенең профсоюз оешмасы рәисе Ринат Зәйдиев: “Рифат абый кеше буларак гади, гадел, үз фәнен яхшы белгән укытучы”, – диде.
Алар Гөлфирә апа белән ике малай тәрбияләп үстерәләр. Илшат һәм Илһам. Гаиләдә берең кызганда икенчең дәшми калу кыйммәт, ди аксакал. Олы улы Илшат шунда якында гына гаиләсе белән яши. Гөлфирә апа инде мәрхүм. Рифат абый улы Илһам белән яши. Уллары икесе дә мәктәптә әйбәт укый. Илшат Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Илһам Казан авиация институтына укырга керә, шуннан армиягә китеп бара, бүген мәктәп автобусында балалар йөртә. Илшат эчке эшләр бүлегендә эшләп, отставкага чыга. “Буш вакытта нәрсә эшләргә яратасыз?” – дип сорагач, “Минем буш вакыт юк”, – диде ветеран. Иртүк йокыдан тора, абзарда бозау, бройлер, тавыклар. Бакча зур. Эш җитәрлек. Бәхет ул эшли алу, ди Рифат абый. Бройлерларны 5 килога кадәр үстерәләр. Быел бәрәңге уңышы бик шәп була. Ашарга пешерергә дә ярата. Шулпаны төрләндереп пешерә. Ит үзләренеке. Тавык ите ашыйсың киләме, олы терлекнекенме – җаның ни тели. Үрнәк авылының бик матур җирендә яшиләр. Якында гына күл, елга, агачлык. Һавасы ни тора! Үзләре салып чыккан йорт.
Рифат абый армиядә булмаган. Күзе аркасында. “Кечкенә вакытта әби чыра телгәндә мин сәкедән егылып төшәм дигәндә мине тотып калган, шунда сул күземә чыра төртелгән... Аз гына күрә үзе”. Сугыш чорын, әтисез үскән елларын дулкынланып искә ала. “Авылда Рәхимҗан абый сугыштан орден-медальләр тагып кайтты, – дип сөйли. – Мин Рәхимҗан абыйны күрдем дә өйгә йөгереп кердем. Әни-и, анда Рәхимҗан абый кайткан, аның медальләре-е, дип тәэсирләнеп сөйли башладым. Шунда әни кычкырып елап чыгып китте. Минем сүзләрне авыр кичерде. Исәннәр кайта, ә безнең әти юк, аның үле хәбәре килде. Урамда әти сүзен ишетсәм, өйгә елап керә идем. Әни, и-и, улым, кемнән ким син, дип, юатып чыгарыр иде. Әнинең тәмле теле бар иде, шуннан онытылып, тагын урамга чыгып йөгерәм. Әни бик булдыклы кеше иде. Камыр ризыкларын да бик тәмле пешерде, тегү машинасы гел әйләнеп торды – шуның белән аз булса да акча эшләде. Сугыш беткән көнне дә яхшы хәтерлим. Флаг-лар күтәреп, сугыш беткән, ур-ра, дип кычкырып урам әйләнделәр. Әтине безнең башта Суслонгерга алганнар, 3-4 айдан Мәскәү янындагы каты бәрелешләрдә һәлак булган”.
...Ишегалдында керү-чыгу юлында матур чәчәкләр озата бара, Тукай әйтмешли, җырлай тавыклары да якында гына көйләп йөри. Рифат абый безне озата чыкты. Саубуллашканда безнең баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтуллович: “Алла боерса, 90 яшьлегеңдә дә күрешергә насыйп булсын”, – дип ветеранның кулын кысты. Аңарчы үзегез исән-сау булыгыз инде дип, Рифат абый безне шаярып озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев