erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Вәгъдә бүләге” авыл халкын үткәннәргә алып кайтты

Районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район мәдәният бүлеге оештырган театр фестивале бара. 5 март көнне Чиканас авыл мәдәният йортында  Яңа Кырлай авыл җирлегенә кергән  Чиканас авыл мәдәният йорты (Әглиуллин Вагыйз Нурулла улы), Өчиле авыл клубы (Минһаҗева Лилия Наил кызы),Иске-Йорт авыл клубы (Сибгатуллина Рәисә Зиннур кызы) хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре  Рафис Фазылҗанның “Вәгъдә бүләге” исемле драмасын  тамашачыга тәкъдим иттеләр.

Бел телеңне, бел динеңне,

Бел халкыңның үткәнен.

Ераклардан килә тарих,

Ул – гомерлек бүләгең

 Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 75 еллык тарих катламы астында калды. Сугыш күптән үтте. Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез.

Районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район мәдәният бүлеге оештырган театр фестивале бара. 5 март көнне Чиканас авыл мәдәният йортында  Яңа Кырлай авыл җирлегенә кергән  Чиканас авыл мәдәният йорты (Әглиуллин Вагыйз Нурулла улы), Өчиле авыл клубы (Минһаҗева Лилия Наил кызы),Иске-Йорт авыл клубы (Сибгатуллина Рәисә Зиннур кызы) хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре  Рафис Фазылҗанның “Вәгъдә бүләге” исемле драмасын  тамашачыга тәкъдим иттеләр. Уйландырдылар да алар тамашачыны,күз яше аша да карадык чыгышларын.Спектакльне сәхнәгә режиссер  Вәгыйз Әһлиуллин, режиссер ярдәмчесе Лилия Мингазова  куйган.” Һәр башкаручыга Вәгыйзнең ярдәме зур булды”,- диләр үзешчәннәр.Сәхнә бизәлеше- декорацияләрне дә Вәгыйз Нурулла улы үзе ясаган һәм үзе дә спектакльдә авыл советы рәисе ролен дә башкарды әле ул.

Төп рольдә- пенсиядәге укытучы Алсу Сафиуллина.  “Сәхнәдә рольне җиренә җиткереп уйнар өчен, иң беренче чиратта, персонажның күңел халәтен аңларга кирәк, -йөрәгем аша үткәреп уйнадым”- ди Алсу.Яшь вакытта сәхнәдән бик матур шигырьләр укуын да  хәтерлибез  әле Алсуның .  

Күпләр тискәре персонажларны уйнавы җиңелрәк дип саный. Ләкин Гәүһәрия Шәфигуллина алай дип уйламый. “Башта рольгә керү авыррак булды, Вәгыйз юнәлеш биргәч,үз ролемне бик яраттым “- ди ул.Искиткеч осталык белән башкарды ул үз ролен.

Рәхмәтулла  карт ролен башкарган Салават Нигмәтҗанов, аның авылдашы  Сабирәттәй ролен башкаручы – Сибгатуллина Рәисә, Америка кунагы- Банет-Гөлбану ролендә -Ләйсән Гатауллина осталыгына сокланмый мөмкин түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Минем укучыларым да  сәнгатькә гашыйклар. Шундый зур, яхшы күңелле чарадан  ничек читтә калсын, ди алар. Арча көллияте укучылары Замалиева Рәзинә, Хадиева Эльвира, Яңа Кырлай мәктәбе укучысы Кәрим Гатауллин рольләрен шулкадәр самимилек белән башкардылар.

Үзешчән артистларның рольләрне башкару осталыгы жюри тарафыннан да ,тамашачы тарафыннан да бик югары бәяләнде. Җирле үзидарә рәисе урынбасары Радик Равил улы һәр башкаручыга чәчәкләр , истәлек бүләкләре тапшырды. Үз якташларың куелышында спектакль карау бик күңелле.  Авылдашлар кайнар алкышларын бүләк иттеләр.

ВАФИНА ХАЛИДӘ ФОАТ КЫЗЫ, ЧИКАНАС АВЫЛЫ, ВЕТЕРАН УКЫТУЧЫ

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Белэсе килэ ник Чиканаста тулэуле иде э Эчиледэ бушка иде Авыл советы жирлегенен кесэсе бушаган мэллэ и где тут справедливость

    2
    X