erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Википедиягә татарча уңышлы язма җибәрүчеләрне акчалата бүләк көтә

Википедиягә татарча уңышлы язмалар җибәрүчеләр акчалата бүләкләнәчәк.

Бу хакта бәйгене оештыручы — тәрҗемәче, википедияче Фәрһад Фәткуллин сөйләде.

«Минем Татарстан» вики-мәкаләләр марафонына Татарстан белән бәйле уникаль, моңарчы язылмаган темаларга материаллар кабул ителә. Гомуми приз фонды 200 мең сум», — диде ул.

Фәрһад Фәткуллин әйтүенчә, катнашучының кимендә дүрт материал тапшыруы шарт. Белешмә энциклопедик стильдә булырга тиеш.

Бәйгегә хезмәтләр 2020 елның 15 декабреннән 2021 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗәләр 15 февральгә ясалыр дип көтелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Жюрида Фәрһад Фәткуллин үзе һәм Википедияне үстерү белән шөгыльләнүче кешеләр булачак. Алар кертелгән материалларның таләпләргә туры килүен, күләмен тикшерәчәк. Орфографик хаталар исәпкә алынмый. Марафонда хәтта мәктәп укучылары да катнаша ала.

Проектны ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Викимедиа.РУ оештыра. Бәйгенең рәсми бите – w.wiki/pBm

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/vikipediyag-tatarcha-uyshly-yazma-ibrchelrne-akchalata-blk-kt

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X