erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Виктор Демидов: Төзәтмәләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту

Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашты

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — илебез өчен әһәмиятле тавыш бирү, аның максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу фикерне тавыш бирү вакытында Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов әйтте.

«Шәхсән минем өчен төзәтмәләр бик әһәмиятле, нәкъ шушы мине тавыш бирергә этәрде һәм монда алып килде», — диде Виктор Демидов.

Ул Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — ил өчен иң әһәмиятле тавыш бирү диде. Төп документны үзгәртүнең иң мөһим һәм төп максаты — безнең гражданнарның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен яхшырту.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Төзәтмәләрнең иң мөһим блогы гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары гарантияләренең иң югары Конституция дәрәҗәсенә күтәрү», — дип белдерде ТР буенча баш федераль инспектор.

Иртәгә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча соңгы тавыш бирү көне булачак. Илнең Төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X