erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Вкусы России» конкурсы онлайн сату итәргә өйрәтәчәк

«Вкусы России» бәйгесе Татарстан фермерларын онлайн сатарга өйрәтәчәк

«Вкусы России» конкурсы Татарстанның азык-төлек продукциясен җитештерүчеләрне онлайн сату итәргә өйрәтәчәк. Бәйге шулай ук республикада гастрономик туризмны үстерергә дә мөмкинлек бирә. Шундый фикерләре белән «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков уртаклашты.

«Мондый бәйгеләрне онлайн форматта үткәрү дөрес тә, чөнки 2020 ел гадәти сату алымнарының онлайн сатуга караганда начаррак эшләвен күрсәтте. Сату-алуның интернетта үсештә булуын күзәтәбез», — дип сөйләде Наил Залаков.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары ассызыклаганча, хәзер илдә эчке туризм актив үсә, һәм «Вкусы России» конкурсы республикага гастрономия туризмының яңа агымын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, Татарстан брендлары өчен «Вкусы России» сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/23-11-2020/vkusy-rossii-b-ygese-tatarstan-fermerlaryn-onlayn-satarga-yr-t-ch-k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X