Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Волейболдагы уңышлар өчен котлаулар

    Уңышлар һәм котлаулар.

           Казанда физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясендә  РТның волейбол федерациясе хисп конференциясе булды. РТның спорт министры Владимир Леонов сәламләү сүзе белән чыкты. Владимир Александрович республикада волейбол үсеше турында сөйләде.

     Конференциядә 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы районнар һәм шәһәрләр бүләкләнде.

    Спорт министры В.А. Леонов Мактау грамотасы белән Арча районы спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизовны бүләкләде. 

    Арча районы волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев һәм " Арча" спорт комплексы шулай ук Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Республика волейбол федерациясенең Мактау грамотасы белән. Грамоталарны РТ волейбол федерациясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

    Котлыйбыз!

     

      

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: