erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вәйт, ветераннар, афәрин!

Кичә редакциягә юл уңаеннан район ветераннар совеы рәисе Рәмзия Хәмидуллина кереп чыкты.

--Көндезге сәгать 1дә ресторанга барабыз, -- диде. -- Ветераннардан кем тели -- шул бара. 30лап кеше җыелдык. Бер күрешү үзе бер гомер. Чәй өстәле артында очрашып, сөйләшеп, концерт карап, биеп, җырлап ял итүе ни тора! Узган ел да бик күңелле утырдык.

Бергәләп узган елга видеоны карадык, бик күңелле булган. Бүген иртән эшкә барганда тагын Рәмзия ханым белән очраштык. Кичәге хәлләрне сораштым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Бик күңелле булды, -- дип сөйләде Рәмзия ханым. -- Район мәдәният йортыннан Кыш бабай, Кар кызы, үзешчән артистлар да килеп, күңелне күреп киттеләр. Рәхмәт аларга. Очрашуга, ял итәргә, Яңа елны каршыларга килгән ветераннарыбызга да рәхмәт. Барыбыз да исән-сау булыйк.

Дөньяга чыгып, ял да итә белергә кирәк шул. Гомер бер генә килә. Оештырып йөрүчеләренә рәхмәт. Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X