erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халидә ханым искиткеч гүзәл җирдә кунакта булган

Бу турыда ул үзе хәбәр итте. Әйдәгез, бергәләп Халидә Фәйзрахманова язган ханы укыйк.

Бүген искиткеч гүзәл җирдә кунакта булып кайттым!
Арчаның 9нчы номерлы балалар бакчасына "Бер күрешү - үзе бер гомер" исемле очрашуга чакырулы идем. Бакча мөдире Мостафина Эльвира Габдулхаевна белэн өлкән тәрбияче Гарифзянова Гөлшат Данисовна ачык йөз белән каршы алдылар. Нәниләр өчен язылган шигырьләремне укырмын, дип барган идем, баксаң, бәләкәчләр үзләре минем шигырьләремне ятлап куйганнар, сәхнәләштереп тә өлгергәннәр.
Алай гына да түгел, биеп, җырлап үз һөнәрләрен дә күрсәттеләр. 
Монда чиксез талантлы, тәртипле акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Татар теле тәрбиячелэре Гөлүсә Миннегалиевна белән Нурфия Робертовна һәм шулай ук тәрбиячеләрнең телебезне саклауга зур игътибар бирелгәнлеге сизелеп тора. Балалар татарча яхшы аңлыйлар, төгәл җаваплар бирә беләләр. Сөйләмнәре чиста, матур. 
Мин бу бакчага Дәү әни образында килдем һәм үз чиратымда, яулык турында, аның әһәмияте, элек татар кызлары башларына һәрчак яулык бәйләп йөргәннәре турында сөйләдем. Яулыкны төрле формада бәйләп була икәнлеген күрсәттем. Физзарядка да ясап алдык.
Әлбәттә инде кызыклы шигырьләремне укып,   җыентыгымны бүләк иттем. Соңыннан нәниләр мине үз  дәү әниләренә сыенган кебек, сырып алып кочакладылар, озак аерылыша алмый тордык.
   Бакчадан куанып, зур канәгатьлек, рәхәтлек, җан җылысы алып кайттым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халидә Фәйзрахманова, ветеран укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре