erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәлим Гарипов: «Өстәмәләрне бирә башлагач сөт биш литрга артты»

Сүз Арчада төзелгән яңа заводта җитештерелгән терлек азыгына өстәмәләр турында бара

31 гыйнварда район хуҗалыклары җитәкчеләре Арча агросәнәгать паркында булдылар

Булдылар дип кенә әйтү дә дөрес булмас, чын мәгънәсендә уку, өйрәнү, тәҗрибә туплау иде бу.

– Мин янәшәдәге юлдан еш үтеп йөрим, – диде “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Питомник  территориясендә  шундый зур эшләр башкарыладыр дип уйлаган да юк иде.

– Чынлап та могҗиза бу! – диде “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов. – Районда шундый предприятие барлыкка килү бик тә әйбәт бит инде.

Сүз монда “Идел буе катнаш азык заводы“, “Якты Көн“ кооперативы һәм шул ук инвесторлар карамагындагы “Яңарыш“ ширкәте турында бара.

– Без биредә дүрт гектар мәйдан билибез, – дип таныштырды инвестор Илнар Гарипов. – Сөт заводы 2020 елдан эшли, тулы көчкә эшли башлагач тәүлеккә 380 тонна сөт кабул итеп булачак. Шулай ук атланмай, куертылган сөт җитештерә башлыйбыз.

Катнаш азык җитештерү заводына керәбез. Зурлыгы, җиһазлары белән дә тәэсирләндерерлек. Биредә әлегә примекс-лар җитештерәләр. Татарстан Республикасында гына түгел, Россия төбәкләрендә дә танылып өлгергәннәр. Примекс – терлекләр өчен әзерләнгән витаминлы, минераль өстәмәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шул өстәмәләрне ашата башлагач сыерларның сөте 5 литрга артты, – ди Мөндеш авылында яшәүче фермер Хәлим Гарипов.

Примекс составында 28 төрдәге витамин һәм минераль матдәләр бар, дип сөйләделәр. Тагын шунысы мөһим – үз белгечләре хуҗалыкларга барып сыерларның кан анализын, азыклар составын тикшерәләр һәм шуннан соң гына нинди өстәмәләр кирәклеген әйтеп бирәләр. Болары – бушка.

“Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков боларның барысын үзләрендә сынап караулары, аларның нәтиҗәләре яхшы булуы турында сөйләде. Бу хуҗалык яңа инвесторлар эшли башлагач тәэсирләндерерлек нәтиҗәләргә иреште. Сөт җитештерү ике тапкыр артты. Узган ел рентабельлелек 30 процентка җитте. Таналар 12 айда каплатыла башлады, үгезләр 13-14 айда иткә тапшырыла. Уртача айлык хезмәт хакы 36 мең сумга җитте.

Көтү белән идарә итү, азык һ.б. программалар кертү зур казаныш булды, дип әйтергә кирәк. Белгечләр шул программалардан үзләренә көндәлек башкарылырга тиешле йөкләмәне алалар. Бармак белән һавага төртеп эшләүләр бетте. Менә ягулык  программасы кертелгәч беренче елны ук 60 тонна ягулыкка экономия ясалган. Хәзер механизатор тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ягулык сала ала. Ул салган ягулыкның хәрәкәте шул минутта ук контрольгә алына.

– Киләчәкне күреп эш итсәгез әлеге программаларны кертегез! – дип киңәш итте Илгизәр Минвәли улы хуҗалык җитәкчеләренә. – Башта читен булыр, моңа беренче булып зоотехник, агрономнар каршы килер. Әмма тора-бара алар да моның кирәгенә инанырлар. Минем шундый тәкъдимем бар: зоотехникларыгызны, ветеринария табибларын бер атнага, биш көнгәме безгә җибәрегез. Алар безнең белгечләр белән бергә эшләрләр, күрерләр, өйрәнерләр. Бушка ашатырбыз, яшәтербез.

Менә бит нинди мөмкинлекләр бар эшлим, дигән кешегә. Билгеле, яхшы белгечләр кирәк. Хуҗалык җитәкчесе чын-чынлап кызыксынуы кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин да җитәкчеләрнең игътибарын заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X