erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык уеннары, спорт ярышлары, җыр-моң: Арчада Сабантуй гөрли

Берәүләр Сабантуйга көрәш, ат чабышы карарга дип килсә, икенчеләр, бигрәк тә балалар, күңел ачу ягын карый.

Арча стадионында күңелле уеннар, япорт ярышлары белән үзешчән артистларның җыр-моңнары астында Сабантуй гөрли. Берәүләр Сабантуйга махсус көрәш карарга дип килсә, икенчеләргә халык уеннары, спортчыларга – спорт ярышлары, ә сәнгать сөючеләргә – җыр-бию кызык. Сабантуй мәданында һәркем күңеленә хуш килгәнен таба ала.

Сабантуй мәйданына керү юлында кече сәхнәдә бәйрәм кунакларын балалар үзләренең моңлы җыр-биюләре белән каршы алып тора. Бу Арча сәнгать мәктәбе укучылары. Милли киемнәрдән сәхнәне гөрләтеп бииләр дә, җырлыйлар да. Профессиональ артистлар бер якта торсын. Афәрин, яшь моң ияләребез!

Төп мәйданда исә Сабантуйның бизәге – милли көрәш белән бергә башка спорт ярышлары, халык уеннары гөрли. Шунда гына спортчылар гер күтәрүдә көчләрен сыный, кул көрәшендә ярыша, теннис уйныйлар, авыш колга башына менәләр, җитез генә авыш колга буйлап элдерәләр, аркан,таяк тартышалар. Алар белән беррәттән халык уеннары гөрли: балалар, өлкәннәр,чират торып, чиләк-көянтә белән су ташыйлар, күзләрен бәйләп чүлмәк ваталар, капчык киеп,кашыкка йомырка куеп йөгерәләр, катыктан акча эзлиләр... Барлык уеннарны санап табетерәторган түгел. Төп мәйданнан читтә волейбол, баскетбол, мини-футбол мәйданчыкларында уеннар гөрләп тора.

Җыр-биюсез Сабантуй буламыни? Аерым сәхнәләрдә Сабантуй кунакларын районыбызның үзешчән сәнгать осталары, вокаль бию ансамбльләре сәламләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә мәйданнан читтә балалар өчен төрле аттракционнар, батутлар, тир эшләп торды. Монда инде балаларның барысы да – кечерәкләр дә, олыраклар да үзләренә ошаган күңел ачу чарасын таба ала иде. Алар өчен бәйрәмнең иң кызык мизгелләре дә шулдыр, мөгаен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X