erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык җыеннары уза

Хөрмәтле гражданнар, 2023 елның гыйнвар - февраль айларында Арча районында гражданнар җыеннары уза.

Аларда җирле үзидарә органнары һәм хуҗалык итүче субъектлар башкарылган эшләр һәм киләчәккә эш планнары турында хисап тота. Әлеге җыеннарда Россия МЧС хезмәткәрләре дә катнаша, алар республикада һәм районда янгыннарга бәйле хәл турында мәгълүмат җиткерәләр. 2022 елда Татарстан Республикасында 6055 янгын булды, 149 кеше һәлак булды, шуларның 11е балалар, 252 кеше имгәнде, шуларның 34е-балалар. Республикада янгын вакытында балаларның һәлак булуы һәм имгәнүенең артуы күзәтелә. Шулай итеп, янгыннарда 11 бала һәлак булган, 34 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Арча районында 56 янгын булды, аларда 1 кеше тән җәрәхәтләре алды. 2023 елда янгында 1 кеше һәлак булган, 2 янгын булган.  Болар барысы да безне тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Хөрмәтле ата-аналар, балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез.  Ел саен Арча районында янгыннарда кешеләр һәлак була, ут дистәләгән торак йортларны һәм каралты-кураларны юкка чыгара. Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге  һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә. Җылыту мичләренә һәм төтен чыга торган юлларга игътибарлы булыгыз, иске (тузган чыбыкны) вакытында алыштырыгыз. Үз иминлегегез өчен үз йортларыгызда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында янгынны ачыклау өчен хезмәт итүче янгын хәбәрчеләре куярга кирәк. Шулай ук һәр йортта кимендә 4 литр күләмендә порошоклы янгын сүндергеч булдырырга кирәк. Янгын сүндергеч ярдәмендә яңа гына чыккан янгынны тиз һәм нәтиҗәле сүндерергә була.

Янгын вакытында 01,101,112  шалтыратырга  була .

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Хайруллин И.Н.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X