erid:2VtzquqpS7d
Хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр Арчада узган митингта рәхмәт сүзләрен җиткерде
Арча яңалыклары

Хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр Арчада узган митингта рәхмәт сүзләрен җиткерде

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы митинг сәхнәсенә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Алмаз һәм Фәнис тә чакырылды

Райондашларыбыз сәхнәдә дә балаларын кулларыннан җибәрмәде. Егетләр бәйрәм чарасына җыелучыларны бәйрәм белән котлап, аларга ярдәм кулы  сузучыларга рәхмәт әйттеләр. 

"Һәркемгә тазалык-саулык, гаиләләрегездә тынычлык булсын. Безгә ярдәм итеп торучыларга рәхмәт. Барлык җибәрелгән әйберләрегез дә безгә килеп җитә. Хәрби туганлык оешмасы егетләре дә һәрвакыт хәлләрне белешеп, безнең янга килеп торалар" - диде алар. Бөек Ватан сугышы ветераннарына исәнлек һәм җиңү язларын тагын да бергә каршылауларын теләделәр.


Нет комментариев