«Игелекле фотоссесия»дә махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең тормыш иптәшләре һәм балалары катнашты
1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан Арча укучылар сарае тарафыннан 12 гаиләгә бушка профессиональ фотосессия оештырылды. Биредә бүгенге көндә хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләребезнең гаиләләре фотога төште.
"Әлеге проект "Дети героев" исеме астында Россияның төрле регионнарында инде тормышка ашырылып килә. Без дә аңа кушылырга булдык һәм батырларыбызның балаларына шундый бүләк ясадык ", - диде Арча укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин.
Фотосессияне оештыруга визажист Алина Шиһабиева, фотограф Ильвир Тимашев һәм төрле локацияле студия тәкъдим итүче «Лама» фотостудиясе кушылды.
"Биредән балаларның матур фотолар белән геннә түгел, яхшы кәеф һәм күтәренке рух белән китүләрен телибез", - диде Ильвир Тимашев.
Мондый чараларның алга таба да дәвам итәчәген җиткерде Укучылар сарае җитәкчелеге.
Видеорепортаж https://vk.com/arskdvorec?w=wall-185727872_1137
Нет комментариев