Хәрби хезмәткә барудан читләшкән өчен җавап тотарга туры килә
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә Ватанны саклау Россия гражданинының бурычы булып тора.
Әлеге бурычның тәртибе 1998 елның 28 мартындагы “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында“гы 53 номерлы Федераль закон белән билгеләнгән.
Әлеге закон буенча хәрби хезмәткә 18-30 яшьтәге, хәрби исәптә торучы яки тормаучы, әмма хәрби исәптә торырга бурычлы һәм запаста тормаган ир җенесендәге гражданнар чакырыла. Ләкин практика күрсәткәнчә, чакырылу яшендәге күп кешеләр хәрби хезмәт үтүдән читләшәләр, хәрби хезмәткә чакырылу буенча бурычларын аңлы рәвештә үтәмиләр.
Игътибарга алырлык сәбәп-ләрсез медицина тикшерүенә, һөнәри психологик сайлап алуга һәм чакыру комиссиясе утырышына яки хәрби комиссариат чакыруында күрсәтелгән вакытта һәм хәрби хезмәт үтү урынына җибәрү урынына килмәү хәрби хезмәткә чакырылудан читләшү дип санала. Әгәр чакырылучы шундый юл белән хәрби хезмәт үтүдән читләшергә маташса, бу очракта җинаять җаваплылыгы барлыкка килә. Игътибар алырлык сәбәпләр беткәннән соң хәрби комиссариатка килмәү дә шулай бәяләнергә мөмкин.
Хәрби хезмәткә чакыры-лучының авыру булып кылану нәтиҗәсендә хәрби хезмәттән азат ителү, үзеңә нинди дә булса зыян салу, ялган документлар ясау яки башкача алдашу, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылудан читләшү максатларында хәрби хезмәт башланганчы җыелу пунктын калдырып китү дә хәрби хезмәттән читләшү булып санала.
Хәрби хезмәттән читләшкән өчен җаваплылык РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган һәм ул чираттагы хәрби хезмәткә чакырылудан яки хәрби хезмәт үтүдән бөтенләй читләшү теләгенә карамый кулланыла.
Җинаять җаваплылыгы 200 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 18 айга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яисә ике елга кадәр мәҗбүри эшләр яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Хәрби исәптә торучы яки тормаучы, әмма исәптә торырга тиешле гражданинга карата чакыру кәгазендә күрсәтелгән көннән соң 20 календарь көн үткәч, хәрби комиссариатка китерүне тәэмин итүгә юнәлдергән вакытлы чаралар кулланыла, мәсәлән, гражданинның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын чикләү, физик затларны шәхси эшмәкәр булып дәүләт теркәвен тыю, кредит, займ килешүләре төзүдән баш тарту һ.б.
Р.Йосыпов,
Арча районы прокуроры урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев