erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәтер кыясы мәңгелек

Бу сугышлар бик күп кешене югалтты.


Вакытны туктатып булмый- ул гел алга бара. Әфганстан сүзе күпләрне бүген дә йокыларыннан куркытып уята. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт китереп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфганстан җиреннән, хәрби көчләрнең чыгарылуына быел 35 ел тулды. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә, киң катлам укучылар өчен, “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. 
Чара төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт китереп чыгарган сугышта катнашкан авылыбыз батырлары турында хәтерләрне яңарту, Р.Габделхакованың “Сират күпере” хикәясе аша Әфган сугышы хатирәләрен күзаллау максатыннан уздырылды, авыл халкы, интернационалист сугышчыларыбызның әниләре, туганнары чакырылды. Чараны китапханәче авылыбызның интернационалист сугышчылары: Магсумов Нияз, Сиразиев Рүзәл, Закиров Хадис, Чечня сугышында катнашкан Нуриев Шамилнең армия еллары турында сөйләп башлады. Әниләре, туганнарына сораулар биреп, аларның бу елларда кичергән кичерешләрен сөйләтеп, аларга сабырлыклары өчен рәхмәт сүзе, улларына, үзләренә сәләмәтлек, гаиләләрендә тигезлек теләде. Чарада интернационалист сугышчыларның гимнына әверелгән “Әйләнеп кайта алсам” җыры, М. Разовның “Әфган җилләре”, Наилә Валиеваның “Әфган- кызалаклар (тюльпаннар) иле..” шигыре укылды. Нияз Магсумовның шул еллар хәтирәсе булып сакланган армия альбомын карадык. 
 Чараның икенче өлешендә сүз Р.Габделхакованың “Сират күпере” хикәясе буенча барды. Өзекләр укыдык, эчтәлеге буенча фикер алыштык. Әсәрдәге яшәү белән үлем фәлсәфәсе һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. 
 Бу сугышлар бик күп кешене югалтты. Бер минут тынлык белән кайтмаган сугышчыларны искә алдык, алар рухына дога кылдык.
 Локманова Г.Х.  .Шекә авылы, китапханәче.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X