Хатлар яздым утырып...
Балалар кулы белән язылган “Солдатка хат“ – йөрәктән йөрәккә сузылган җылы күпер ул
Арча үзәк китапханәсендә Хәрби һәм хезмәт даны елы һәм Россия почтасы көне уңаеннан, “Солдатка хат яз“ акциясе кысаларында, мәгълүмати-танып белү сәгате узды.
Чараның иң күңелле өлеше иҗади остаханә булды. Балалар төсле кәгазьләрдән, рәсемнәрдән һәм җылы теләкләрдән үз куллары белән матур открыткалар әзерләде.
Аннан соң һәр катнашучы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә хат язды. Сәламәтлек, ныклык, сабырлык теләде алар, туган якта үзләрен онытмаулары, алар белән горурланулары турында белдерде. Бу хатларның һәр юлында рәхмәт, хөрмәт һәм тыныч тормыш өчен борчылу хисләре ята.
Язылган хатлар һәм открыткалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче “Ватанны саклаучылар“ дәүләт фондының социаль координаторы, “Җиңү волонтерлары. Арча“ инициатив төркеме волонтеры Алина Латиповага тапшырылды. Тиздән алар илебез иминлеген саклап хезмәт итүче егетләргә барып ирешәчәк.
“Солдатка хат“ акциясе – ул кәгазьгә язылган юллар гына түгел. Ул – туган якның җылысы, балаларның саф теләкләре, Ватанны саклаучыларга булган рәхмәт һәм хөрмәт билгесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев