erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Хәзер тынычлап үләргә дә була”

– Аңламассың, дип курыктым, – диде ул.

Мин бик нечкә күңелле кеше. Хыянәтне бик авыр кабул итәм. Үз кешең алдаса, дөреслекне белгәнчә, аерата да кыен икән.

Кәбирә (исемен үзгәрттем) белән без озак сөйләшеп утырдык. Аның кайбер сүзләре чәчләр үрә торырлык. Түзә хатын-кыз. Ниндидер бер түземлек белән түзә.

– Мин яшьтән кыргый булдым. Егетләр дип исем китмәде. Артымнан йөрсәләр дә, егетем бар, дип кире бора тордым. Институт тәмамладым, эшли башладым. Хезмәтемне яхшы белгәнгә җитәкче дә хөрмәт белән карады. Берничә елдан мин инде бүлек мөдире идем. Әти-әни янында яшәдем. Әти: “Артык акчаңны җыеп бар, кирәге чыгар, без гомерлек түгел”, – дигәч, аның сүзен тыңладым, тик ул тәкъдим иткәнчә, фатир алырга ашыкмадым. Дөрес, машинам бар.

Бар да яхшы, бар да түгәрәк. Тик 29 яшькә җитеп, гаиләм юк. Әти-әни шунысына борчыла. Минем исем китми, анысы. Чыгам, бала табам, аерылам, ялгызым үстерәм – менә шундый иде минем уйлар. Тик көтмәгәндә Илһамны очраттым. Алай үлеп гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм. Әмма начар кеше түгел иде. Шуңа, кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, артык озак уйлап тормадым.

Матур гына яшәп киттек. Чыннан да, гаилә җанлы, хатын-кызны ихтирам итә торган кеше булып чыкты ул. Тик бер ягыбыз китек, җиде ел торабыз инде, балабыз юк. Ирем бала, бала, дип тукымагач, үземнең дә артык исем китмәгәч, бу мәсьәләне артык зур кайгы итеп кабул итмәдек. Үзебез өчен яши бирдек.

Әмма берара иремнең бик еш күрше шәһәргә командировкага дип китүе сәерсендерә башлады. Китә дә, бер-ике көн торып кайта. Бер яктан аңлашыла, ул эшләгән оешманың әлеге шәһәрдә филиалы бар. Элек тә сирәк кенә баргалый иде ул анда. Тик болай еш түгел бит инде.

Шулай уйлана торгач, бер фикергә килдем. Ягъни, күзәтергә булдым мин моны. Эшенә барып, нигә минем иремне генә һәрчак командировкага җибәрәсез соң, дип йөри алмыйм бит инде. Анысы минем өчен түбәнчелек булыр иде. Аннан соң иремә эшендә ничек карарлар? Шуңа ул командировкага китәсе көнне эшемә шалтыратып ял алдым да, артыннан киттем. Үз машинамда түгел, бер танышым белән алыштырып тордык. Чөнки минем машинаны шунда ук танып алачак иде ул.

Теге шәһәр ерак түгел, ике сәгатьлек юл. Барып җиттек. Ирем башта бер кибеткә кереп, ашарга ризыклар җыйды, икенчесендә уенчыклар алды, аннан күпкатлы йортның бер подъезды янына килеп туктады. Машинаны читкәрәк куйдым да, кача-поса гына артыннан иярдем. Кыяфәтем танырлык түгел иде. Гомердә дә алай киенгән булмады. Башыма капюшон да яптым әле. Шуңа ул миңа игътибар да бирмәде. Аннан хатыны килергә мөмкин дип башына да килмәгәндер инде. Ул кергән фатирның ишеген берничә минуттан соң тарттым. Эчтән бикләп тә тормаган. Андагы күренешне күреп тораташ каттым да калдым. Янында кечерәк кенә буйлы, бик тә ябык бер хатын басып тора, биш яшьләр тирәсендәге бер малай муенынан кочып алган.

Мине беренче булып теге хатын күреп алды. Аның кемгәдер текәлеп карап торуын күреп, ирем дә артына борылды һәм... мине күрде. Менә хәзер тораташ катып калу аның чираты иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер сүз әйтмичә, тавыш күтәрмичә, чыгып китәргә, дип кире борылган идем, ирем кулымнан тотып туктатып калды. Теге хатын түргә узарга чакырды. Иремнең армиядә бергә хезмәт иткән дустының хатыны булып чыкты ул. Эш урынында биеклектән егылып төшеп һәлак булган дусты. Ә хатыны бик нык авыру икән. “Минем яшәргә ике ай вакытым калды, – диде ул күз яшьләрен сөртеп. – Рәхмәт, Илһам ташламый, ярдәм итеп тора. Мин дә, ирем дә балалар йортында үстек. Бер якын кешебез дә юк”.

Ярый, монысы аңлашыла. Теге бала да аңа абый, дип дәшә. Тик нигә Илһам бер сүз дә әйтмәгән соң?

– Аңламассың, дип курыктым, – диде ул.

– Соңыннан баланы кая куймакчы буласыз? – дим. – Аны да балалар йортынамы? Бәлки, үзебезгә алырбыз?

Бу сүздән соң Илһам мине кочаклап ук алды. Теге хатын рәхмәтләрен белдерде. “Хәзер тынычлап үләргә дә була”, – диде ул.

Менә шундый хәлләр. Ул хатын ике ай да яшәмәде, бик тиз сулды. Баланы үзебезгә алдык. Бер елдан үзебезнең бала туды. Хәер, аның тегесе дә үзебезнеке инде. Ярый әле фатирда очрашканда зур гауга куптарып, ялгышлык эшләмәдем, дип сөенәм хәзер. Башта аңлашырга кирәк икән шул. 

Кәбирә сөйләгәннәрне Гөлсинә Зәкиева язып алды

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X