erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ХIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды

Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 17 апрель көнне ХIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

Укуларга барлыгы 212 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Биектау, Тукай, Әтнә,  Балык Бистәсе, Мөслим, Әлки, Кукмара, Әлмәт, Спасс, Балтач, Чистай районнары, Яр Чаллы, Норлат, Әлмәт, Алабуга, Казан шәһәре укучылары  һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

14 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән  килгән 71 укучының, 55 укытучының  эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә: “Габдулла Тукай- әдәби тәнкыйтьче”, “Г.Тукай иҗатында әдәби геройлар”, “Безнең якташыбыз-милләтебез горурлыгы”, “Казанда яшәгән күренекле шәхесләр” ,“Минем гаиләм-минем байлыгым” (“Гаилә” темасына укучылар иҗат иткән хикәяләр)”; укытучылар: “Мәгариф” журналы-беренче саннарыннан ук мөгаллимнәрнең аерылмас дусты”, “Укыту-тәрбия процессында туган якның атаклы шәхесләрен өйрәнү”, “Татар теле һәм әдәбият укытучысының иҗади остаханәсе”(Мастер-класслар)” исемле номинацияләрдә үзләренең хезмәтләрен якладылар.

Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ганиева Айгөл Фирдинат кызы; Казандагы Г. Тукай музееның өлкән фәнни хезмәткәре Нагимуллина Резеда Вагыйз кызы; язучы, журналист, Абдулла Алиш, Фатыйх Хөсни премияләре лауреаты, “Казан утлары” журналы бүлек мөдире Вакыйф Нуриев; язучы, журналист, шагыйрь, сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Камил Кәримов ; “Мәгариф”  журналының баш мөхәррир   урынбасары  Лотфуллина Фәния Альберт кызы; “Мәгариф”  журналының баш мөхәррир   урынбасары Фаязова Расиха Габделбәр кызы; “Мирас” журналының җаваплы мөхәррире  Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы; “Әлифба” музее җитәкчесе -  Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы катнашында төзелгән жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга һәм укытучыларга  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X