erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Җирдә эшләгән, агросәнәгать комплексын үстерүгә осталыгын, тәҗрибә һәм талантын биргән, районыбыз бәхете хакына хезмәт иткән һәр кешегә тирәнтен хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм.

Бу көзге көннәрдә без традиция буенча үзләре өчен җиңел булмаган авыл хуҗалыгы язмышын сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Кызу урак өсте артта калды, елның кайбер йомгаклары ясала һәм сез, хөрмәтле тармак хезмәтчәннәре, лаеклы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итәсез. Үзегезнең җиргә хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплыгыгыз, югары осталыгыгыз белән сез районыбызның агросәнәгать комплексын үстерү өчен кирәкле шартларны тудырасыз, ә хезмәт нәтиҗәләре кешеләребезнең өстәлләрендә урын ала.

Быел безнең авыл  хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен югары хезмәт казанышлары белән каршы ала: игеннәрдән рекордлы – 220000 тоннадан артык уңыш җыйналды. Тулай ашлык җыемы буенча без элеккечә республикада беренче урында, бәрәңге игүдә зур уңышларга ирешелде. Районыбыз горурлана торган сезнең зур казанышларыгыз нигезендә сайлаган эшкә тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәт ята.

Безнең авыл хуҗалыгы  товар җитештерүчеләре үз дәрәҗәләрен үстерәләр, терлекчелек өлкәсендә яңа инвестиция проектларын тормышка ашыралар. Районда дүрт эре сөтчелек комплексын төзү авыл хуҗалыгының бу гаять катлаулы һәм мөһим тармагында югары күрсәткечләргә ирешүгә зур өметләр тудыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезгә игелекле, авыр, әмма барыбызга да кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, фидакарьлегегез, сайлаган эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт! Җирдә хезмәт иткән һәркемгә нык сәламәтлек, югары уңышлар, төзек техника һәм уңай һава шартлары телим.

Муниципаль район башлыгы

И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X