erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң якты теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез!

Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм. Үз гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел.
Сезнең олы хезмәтегез, биргән белемнәрегез кешелек дөньясын алга этәрә, яңа ачышларга илтә. Сез – киләчәк дөнья, тормыш ишекләре ачкычлары хуҗасы! Әлеге һөнәрегез, дәрәҗәгез белән горурланыгыз, аңа тап төшермәгез! Үз һөнәрегезгә, укучыларыгызга, туган телебезгә, җиребезгә тугры булып калыгыз. Сезгә  ныклы сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы һәм күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр телим! Һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ихтирам белән мәгариф идарәсе җитәкчесе             
            Рамил Данил улы Мөхәмәдияров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X