Реклама
Ачык дәрес
Арча районы өчен уникаль булган, каллиграфия буенча Арча шәһәренең этнографик музеенда ачык дәрес булды. Гарәп язуларының нечкәлекләре, каллиграфик каләм ничек ясала һәм гарәп белән иске - татар язуы арасында нинди аерма барлыгы турында сүз барды. Ул, гарәп телендә язуны укыту процессы, моның өчен нәрсә кирәк һәм кайдан башлау турында сөйләде. Дәрес вакытында хәзрәт үзе язган эшләрне һәм тактада каллиграфиянең гарәпчә ничек язылганын күрсәтте. Дәреснең икенче өлеше Коръән турында, аның Пәйгамбәргә (с.г.в.) ничек иңдерелүе, сәхабәләр тарафыннан сакланганы һәм бүгенге көнгә кадәр ничек җиткәне аңлатылды. Щуны да искә алып китәсе килә, музейда иске, XVIII гасыргы Коръән китабы да бар
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз