Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Йә 2-3 көн эчендә өйләнәсең, йә эшне судка юллыйбыз" (Ирләргә гыйбрәт алырлык язмыш)

    Тормышта бер тырмага кабат-кабат басып башын авырттырган яки бер түмгәккә ике тапкыр абынган кешеләр очрый. Мин дә язмышында бер хатаны ике тапкыр кабатлаган ирне беләм.

    Авылда бары 7 еллык кына мәктәп, 8нчегә алты чакрым ераклыктагы урыс авылына барасы. Җиде класс кына мәҗбүри укытылган еллар. 8нчегә бары тик хәлле тормышлы, укырга омтылган балалар гына бара. Ике-өч йортның берсендә сугыш ятимнәре. Мин яза торган егетнең инде армия хезмәтенә барыр вакыты җитеп, узып та киткән. Берәр чире булгандырмы, анысын белмим. Ул елларда без аютабан дигәнне генә беләбез. Егетнең өч абыйсы да армия хезмәтен үтәп, Кемерово, Чимкент, хәтта Мәскәүдә яшәп калалар. Бер ычкынгач, колхозга кире кайту юк инде. Колхозда атлы эштә генә эшләүче энеләренә, әти-әниләренә ару өс-башын, күчтәнәчен, бераз акчасын гел җибәреп торалар. Егет авылда авторитетлы, абруйлы гына. Армиядән соң авылга әти-әниләре чакырып кайтарган егетләр дә санлаша үзе белән. Килгән кунак кызларын да күбрәк ул озата. Авылда да инде берничә кыз белән аулак өйләрдә кунган, клубта да чибәр-чибәр кызлар аны ят итми. Мәктәптә олырак яшьтәге өч-дүрт укытучыдан, бер фельдшердан кала кызларның барысы да колхоз эшендә. Фермалар күп, сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары. Күп гектарлап иген басулары, ындыр табагы. Кунакка күбрәк кыш көне йөриләр. Бервакыт моның янына үзенең йөргән кызының туганын ияртеп 6 чакрым ераклыктагы сельсоветлы күрше авылдан дус егете килә. Әйдә, шушы кызны озат, дип кодалый. Егет кызыйны клубта күзләгәннән соң, ризалашмый. Өс-башы ару гына булса да, кыяфәте ташка үлчим. Кыска, юан муен өстенә утыртылган зур баш, фигурасы бөтенләй юк, буе кыска. «Бер кичкә кер мичкә. Әгәр озатсаң, бер чөл бирәм», – ди дусты. Бераз уйланып торгач, бер яртыга риза була. Болар авылында кунак кызы 2 кич куна. Егет озатып кайткач, капка төбендә бераз басып торалар. Кызый үзен болай дип таныштыра: «Җиде классны тәмамлагач, ике ел вербовка белән читтә эшләп кайттым. Әни авылда халыктан сөт җыя (үзенә күрә «ак» эш). Район үзәгендә бер туганыбыз, авыл советында бер туганыбыз, май заводында тагын бер туганыбыз эшли». Кызның исәбе ничек тә егеткә сылану, кияүгә чыгу. Шушы авылдагы туганнары егетне бик тә мактаган булалар. Ә менә егетнең әле бер дә өйләнер исәбе юк. Ул әле кызлар кочып, клубка, аулак өйләргә йөреп туймаган.

    Кунак кызы китеп, атна-ун көн үткәч, дус егете моңа хәбәр җиткерә: «Безне күрше авылга кунакка чакыралар. Теге кыз сине дә алып килергә куша. «Туры өйгә килсеннәр. Бездә аулак өй, бәлешләр пешереп, көтеп торам», – дип әйткән». Бушлай ашарга-эчәргә яраткан егетебез барырга ризалык бирә. Чакырылган вакытка киләләр. Заманына күрә йорт та, абзар-куралар да әйбәт кенә. Бәлешләр ашалгач, дүртесенә бер яртыны «бөккәч», дус егете йөргән кызын ияртеп клубка чыгып тая. Хуҗа кыз тагын бер яртыны өстәлгә утырта. Башлыйлар. Тик кыз үзе эчми, егетне генә кыстап эчерә. Егет исерә, мәлҗерәп, урын өстенә ничек барып ауганын хәтерләми.

    Таңда уянып китсә… Кыз кочагында ята бу. Сикереп торып, киенә дә (кыз моны чишендергән була), юынып та тормыйча, шешә төбендә калган аракыны чөмереп чыгып йөгерә. Кыз ни әйтергә белми карап кала. Әле алты чакрым кайтып, фермага эшкә дә төшәсе бар бит.

    Өч-дүрт көн үтә. Кызый егеткә кабат чакыру җибәрә. Егет килмәгәч, болар авылына үзе килә. Очрашалар. «Син нәрсә, егет, башладым да ташладым дип уйлыйсыңмы? Минем кулда справка бар, район үзәгендә минем туганнарның кем икәнен беләсең. Тиз арада килен итеп төшермәсәң, башкача хәл итәрбез», – ди. Аңа каршы егет: «Өметләнмә дә, минем сине башларлык хәлем юк иде, ләх исерек идем. Кияүгә чыгасың килсә, башка җүләрләрне эзлә. Сине бөтенләй яратмыйм, иптәш егетнең сүзен тыңлап кына барган идем», – ди.

    Тагын өч көн үтә. Хат ташучы егеткә авыл советына чакырган повестка китерә. Әнисе аптырашта. Ә егет ни өчен чакырганнарын чамалый инде. Сельсовет рәисе тавышны бөердән алып сөйләшүче, күп еллар шушы урынны биләгән марҗа хатын. Кыз бирегә әнисен дә ияртеп килә. Менә егеткә «суд» башлана. Кызның әнисе хәлне үзләренә кирәк рәвештә сөйләп куйган була инде. Ни әйтсәң дә, шушы марҗа кул астында эшли бит, сөт җыя. Җитәкче мондый хәлләрне күп күргән, тәҗрибәсе зур. Үзе яши торган урыс авылы егетләрен дә шулай мәҗбүриләп өйләндергән була. Ә монда солдат хезмәтен дә үтмәгән (марҗа, качып калган, дип басым ясый) бер колхоз малаен буйсындыру аңа берни тормый. Башта кыз сөйли. «Фәлән көнне алар иптәш егете белән аулак өйгә килгәннәр иде. Иптәш егетен махсус чыгарып җибәреп, кесәсенә тыгып килгән аракысын берүзе эчеп бетерде дә мине көчләде. Менә районга барып справка да алып кайттым», – ди. Егетнең русчасы да чамалы, аннан күреп тора, монда барысы да аларча хәл ителгән. Шулай да еларга җитешеп: «Это не я. Я сильно пьяный был», – дип, берничә җөмлә әвәли. «Суд» эшне катгый куя: йә 2-3 көн эчендә өйләнәсең, йә эшне судка юллыйбыз. Мондый җинаять өчен ул елларда 7 елга утыртып куялар иде. Халык суд, милиция дигән сүзләрдән бик курка иде. Нишләсен, ике көннән иптәш егете белән колхозның бер арык алашасын җигеп, килен төшерәләр. Күрше-тирә, туганнарны чакыру да юк. Әнисе төнгелеккә күршеләргә кереп китә, егет зөфаф төнен уздырырга тиеш бит инде. Ә тегесенең инде «эше» беткән. Егет икенче көнне клубка, аулак өйләргә йөри башлый, хатынын ияртми. Анысы кайнана янында күрше апалары белән бәйләм бәйли. Әнисе белә инде улын ничек өйләндергәнен, авылда бер дигән кызлар калганын. Яшь киленне авыл халкы да яратмый. Кайберәүләр аның белән су юлында, кибет юлында очрашканда сәламен дә алмый. Әнисе улына: «Кайгырма, бер-ике айдан аерып җибәрерсең», – дип киңәш бирә. Ике ай үтүгә хатын авырга уза. Шулай яшәп калалар (әгәр моны яшәү дияргә яраса). Вакыты җиткәч, тупырдап торган малай туа һәм үсә-үсә нәкъ әтисе кыяфәтенә керә. Озак та үтми, хатын тагын икенчегә уза. Тик ир балаларны яратса да, хатынын көннән көн күрәлмаска әйләнә. Клубка, аулак өйләргә йөрүен дәвам итә. Авыл кызлары бик якын китермәсәләр дә, кунак кызларын озаткалап, бераз гармун да шыгырдаткан, оста биюче 1-2 кич капка төбендә басып торырга ярый бит инде. Хатыны ара-тирә бер җырны мырлап йөри:

    «Исемнәре Нәсимә.

    Сөйсәң, сөй, сөймәсәң сөймә,

    Сөймәсәң сөймәсәнә».

    Реклама

    Яшьтән үк эш яратмаган хатын, теләсә-теләмәсә дә, колхоз эшенә чыккалый Ул елларда эшсез өйдә утыру җинаять, әле аңа статья да бар иде. Ирне дә үзе үскән үзәк авылга күчәргә өнди. Райондагы туганнары да эш белән ярдәм итәргә тора. Шулай үгетли торгач, ирне тәки күндерә. Бер буш йортка күченәләр. Соңрак үзләре дә йорт, абзар-кура төзиләр, хатынның туганнары булыша. 6 айлык курсларда укытып, башта ветфельдшер, аннары ферма мөдире итеп куялар ирне. Хатыны больницада дезинфектор, ягъни кандала, бет агулаучы булып эшли. Акчасы бик әз инде, аның каравы, эше дә шуның кадәр генә. 20 еллап вакыт үтә. Хатынның Әлмәт шәһәрендә ерак туганнары табыла. Файда күрердәй булса, хатын андый туганнарга сылана, юлын таба белә. Моңа апа тиешле хатын инде 3 малай әнисе, беркайда да эшләми. Әлмәт шәһәрендә 3 бүлмәле фатирда яшиләр. Җизни кеше вахта методы белән Гыйракка эшкә йөри. Бер ай эшлиләр дә, бер ай өйдә ял итәләр (70-80нче елларда бар иде шундый нефтьчеләр эше). Ир юашрак холыклы, хезмәт хакын хатынына алып кайтып тоттыра торган була. Инде малайларның икесе өйләнгән, аерым яшиләр, соңарып кына тапкан улларына 8 яшь. Ире өйдә булмаган айларда хатын эчәргә гадәтләнгән.

    Безнең теге хәйләкәр хатын боларны эзләп табып, дуслашып китә. Әлмәт базарына барганда 1 литр сөт яки бер дистә күкәй күтәреп керә. Больницадан чәлдергән 100 граммлы спирт белән сыйлый. Үзләренә кунакка да чакыра. Шәһәр бичәсе тәмам эчүгә сабыша. Нәтиҗәдә, үз-үзенә кул сала. Авыл хатыны монда инде дилбегәне үз кулына ала, Әлмәт юлын бик еш таптый башлый. Ире моның Әлмәткә ник чабуын белә инде. Моңа эчтән генә сөенә, чөнки анысының үз планнары. Күптән түгел авылда бер уртакул җитәкченең ире үлгән була. Бераз бу гаилә белән аралашып та алган булалар. Очраганда ир бу хатынның кылын тартып карый. Тегесе көлә, үз чибәреңә сөйлә матур сүзләреңне, ди.

    Әлмәткә чираттагы «сәфәреннән соң» үз хатыны аерылышу турында сүз башлый. Тик йорт балалар белән миңа калсын, ди. «Мин синең кемгә сыланырга йөргәнеңне беләм, ул хатын болай да бай», – ди. Шулай итеп, бер кат костюмнан яшь хатынга чыгып китә бу ир. Аның үлгән иренең кием-салымын киеп, яшәп китәләр. Кем маллары кемгә калмый, кем ярларын кем сөйми.

    Үз хатыны җизнәсе янына күчеп китә. Ул арада балалары да башлы-күзле булып куя. Шулай яшәгәндә җизни кеше – яңа ире үлә бит. Хатынга 65 яшь. Ник шушы яшендә ирсез яшәргә тиеш ул?! Улын-кызын, оныкларын да эшкә җигеп, кабаттан үз ирен кайтару әмәленә керешә. Болай да акылы керделе-чыктылы ир хатыны капкынына эләгә бара. «Картаясың бар. Әллә сине яшь хатының карар дип уйлыйсыңмы?», – ди беренче хатыны. Югыйсә яшь хатыны янына күчеп яши башлагач, Аллага шөкер, котылдым, дип шатланган була үзе. Әмма карт хатын басымны көчәйтә генә бара. Моңарчы бабайларын бер дә күрмәгән оныклар да аның эш урынына килеп, машинадан төшү белән «бабай, бабай!» дип каршына йөгерешә. Яшь хатын белә инде бу хәлләрне, чыгып китсә дә, әллә ни зур югалту түгел. Тик менә уртакка алган яңа фатир гына кызганыч. Хатын фатирны үзенә калдыру турында кайгырта. Ә ирнең үз хатынының исәбе – фатирны үзләренә алу. Кем кемне! Яшь хатын шушы район кызы, поселокта җитәкче урында. Ахыр чиктә аерылышып, фатир хатынга кала. Тегеләр исә беренче хатын акчасына беренче каттан бер бүлмәле фатир сатып алып, шунда яши башлый. «Бабай, бабай» дип торган оныклар да, балалар да сирәкләшә. Бу матавыклардан иргә инфаркт бәрә. Үз хатынына да кирәге шуның кадәр генә булып чыга. Хатыны алтыннарын тагып кибетләрне айкаганда, подъезд төбендәге эскәмиядә гомерен уздыра. Арыса, җыештырылмаган урынына кереп ава. Хатын бик еш Әлмәткә йөри, икешәр-өчәр көн кунып та калгалый.

    Ир-егетләргә гыйбрәт алырлык язмыш бу. Инде өйләнгәнсең икән, балалар да булган икән, яшә шул хатын белән матур гына итеп. Ярату бик тиз үтә ул. Инде җөрьәт итеп, кемгәдер киткәнсең икән, шунда төплән! Йөрмә җил искән якка авышып.

    Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

    Сарман районы, Җәлил бистәсе

    https://tr.beznen.ru/basma/2020-13/ber-tumgekke-ike-tapkir-abinu/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: