erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йә Раббым, безне туры юлга күндер

Экстремизмнан үзеңне сакла

Без биш вакыт намазның һәр рәкәгатендә Раббыбыздан сорыйбыз: “Безне туры юлга күндер”. “Фәтихә / Ачучы, 1:6.

 Туры юл нәрсә ул? Ул – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлы. Ул үзенең гамәлләре белән безгә хак юлны күрсәткән. Шуңа күрә без Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә иярергә тиешбез. Безгә шул юлны күрсәтүче, аңлатучылар кем? Безнең галимнәребез.

Динебездә дүрт мәзһәб. Бу җирлектә яшәүче халыклар, шул исәптән, татарларның борынгы бабалары һәм аларның дәвамчылары буларак без дә инде 1100 ел диярлек Хәнәфи мәзһәбе буенча барабыз. Бу – безнең туры юлыбыз. Әйтик, Кавказ халыклары, нигездә, Шәфигый мәзһәбенә иярә. Кайберләре мәлики, хәнбәли мәзһәбләрендә. Шушы дүрт мәзһәб әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать төшенчәсен һәм шул хак юлны тәшкил итә. Без яшәгән җирлектә күпчелек шушы дүрт мәзһәбнең кайсын сайлаган, шуңа иярергә тиешбез. Чөнки теге яисә бу халыкның нәкъ шушы юнәлешкә тукталуы бүген генә булмаган һәм бер көндә генә хәл ителмәгән. Бүген бер мәсьәләне хәнәфидән, икенчесен шәфигыйдан алабыз икән, яисә мәзһәбләрне бөтенләй инкяр итәбез икән, димәк, Ислам динен үз мәнфәгатьләребезгә яраклаштырмакчы булабыз, тәкәбберлек кылабыз.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә шәйтан турында: “Фәрештәләрнең, барчасы берьюлы сәҗдә кылдылар. Мәгәр иблис сәҗдә кылмады. Тәкәбберләнде һәм кяферләрдән булды. Аллаһы Тәгалә әйтте: Ий иблис, Мин Үз кодрәтем белән яраткан Адәмгә сәҗдә кылудан сине нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме? Яки бөекләрдән булдыңмы? Иблис әйтте: Мин Адәмнән хәерлерәкмен, чөнки мине уттан яраттың, Адәмне исә балчыктан яраттың.  Сад, 38:73-76.

 Бу кыйссаны һәрберебез белергә һәм аңларга тиеш. Башка фәрештәләр, Раббыларының боерыгына буйсынып, Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылды. Бер шәйтан гына баш тартты. Тәкәбберлек кылды. Шуның аркасында ләгънәт кылынды һәм җәһәннәм әһеле булды. Әмма Аллаһы Тәгаләдән җәзасын Кыямәткә кадәр кичектерергә сорады. Һәм ул Ахырзаманга кадәр адәм балаларын адаштырып торачак, үзе белән бергә аларны да мәңгелек утка кертергә тырышачак.

Шәйтан мин-минлек юллары, иҗтимагый фикерләр, сәяси хәрәкәтләрне кулланып, аларны дингә кертергә тырыша. Шуның аркасында төрле фиркалар чыга. Алар Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм вафатыннан соң ук була. Аларның кулыннан хәтта исән чагында ук җәннәт вәгъдә ителгән хәлифәләр – Гомәр һәм Гали радыяллаһу ганһүмәләр һәлак була.

Без фикеһ мәсьәләсендә хәнәфиләр булсак, гакыйдәдә Матуриди мәзһәбенә иярәбез. Имам Матуриди яшәгән чорда да, үзләре мөселман була торып, бөтенләй Ислам динендә булмаган, ят әйберләр сөйләүчеләр, шул рәвешле дингә үзгәреш кертергә теләүчеләр, фетнә чыгаручылар табыла. Имам Матуриди Коръән һәм сөннәткә ияреп, шуларга каршы хезмәтләр язып, аларга каршы сүз әйтә, хаклыккка аңлатырга тырыша.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Адашкан бәндәләр тарафыннан булдырылган төрле агымнар, секта тарафдарлары, белепме, йә үзләре ялгышыпмы, шуны хак дин дип күрсәтмәкче була. Имеш, алар Коръәнгә, сөннәткә таяна. Ә без, шушы җирлектә 11 гасыр Хәнәфи мәзһәбендә яшәгәннәр, ялгыш юл белән барабыз. Онытмыйк, җәмәгать: Әбү Хәнифә – ул табигыйн. Әйе, ул сәхабә түгел. Ягъни Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне үз күзләре белән күрмәгән. Әмма Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бер чорда яшәгән, аның белән бергә утырган, сорауларын бирә алган сәхабәләр белән очрашкан, алар белән аралашкан.

 Бүген безгә: Сез сөннәттән ерагайдыгыз! – дип яла ягалар икән, шул гаепләүчедән сорыйк әле: Ә сез хәдисләрне кайдан укыйсыз? Мәсәлән, имам Бохари китабыннан, яисә имам Мөслим дип җавап бирер. Күпчелек очракта ул гарәпчә белмәс, хәдисләрне туган теленә тәрҗемәдә генә укыган булыр. Ул бит хәдисләрне турыдан-туры Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән алмый. Имам Бохари хезмәте аша өйрәнә. Ягъни шулай ук галимнең фикерләренә таяна.

Коръән буенча яшибез, дисез. Үзегез гарәп телен белмисез. Ничек аңладыгыз Коръәнне? – дип сорыйк. Тәфсирдән, – дип җавап кайтарыр. Әмма тәфсир ул – кеше сүзе. Аллаһы Тәгаләнең сүзе бер генә – ул гарәп телендә иңгән Коръәни Кәрим. Безне диннән ерагаюда гаепләгән кешеләргә шушы сорауларны бирсәк, алар ачулана башлый. Нигә? Чөнки үзләре Коръән һәм сөннәт буенча яшәми. Ислам динен үз мәнфәгатьләренә җайлаштырган бәндәләрнең фикеренә таяна. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бернинди дә адашкан фирка тарафдары булмаган. Ул безгә хак динне күрсәткән. Һәм без Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә тугры булырга тиеш.

Шәйтан ничек саташтыра? Имеш, хәнәфи мәзһәбенә дәлилләре юк. Сәхабәләр белән бер чорда яшәгән галимнең дәлилләре юк! Табигыйннәр, табиге-табигыйннәр вафат булганнан соң берничә гасырдан соң гына туган адашкан бәндәләрнеке бар! Ә Имам Әгъзамның, Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать галимнәре остазының дәлилләре юк. Бүген фетнә чыгарырга тырыша торган кайсы гына мәсьәләне алма, Хәнәфи мәзһәбендә ныклы дәлилләр бар. Мәзһәб беркайчан да дәлилсез булмый. Гади генә мәсьәлә. Намазны башка түбәтәй киеп уку. Безгә бүген нәрсә дияләр? Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм чалма киеп укыган. Хак! Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәр намазын чалма киеп укыган. Ә без түбәтәй дә кия алмыйбыз. Яланбаш укыйбыз. Әмма бит Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм беркайчан да яланбаш намаз укымаган. Шуны белә торып, яланбаш намаз уку пәйгамбәр сөннәтенә иярү буламы?

Безнең таркалуыбыз кемгә кирәк? Шәйтанга. Ул безне тарката. Ул безне җәһәннәмгә алып бара. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: Мөселман өммәте бер тән кебектер, берәр әгъзасы авыртса, бөтен тән яна башлый, – дигән икән, шәйтан киресенчә эшләргә тырыша. Шәйтан бит ул бер кешене саташтыру белән генә туктамый. Аның максаты – бөтен мәхәлләне тар-мар китерү. Фетнә чыгару. Аның яшәешенең бердәнбер мәгънәсе – бөтен мөселман өммәтен бер-берсенә каршы чыгару. Бөтен өммәт талашсын, бер-берсе белән дус булмасын. Ул яман чир сыман. Мөселманнар – ул бер тән. Шушы тәннең кайсы гына әгъзасына эләкмәсен – бу чир бөтен тән буенча таралырга тырышачак. Мөселман мөселманга кардәш, дус һәм туган. Бер генә туганыбызның да җәһәннәмгә эләгүен теләмибез бит. Шуңа күрә бер җепкә ныклап ябышуыбыз, бердәм булуыбыз мөһим. Бу гамәлебез безгә вәсвәсәгә бирелмәс, шәйтанга юл ачмас һәм өммәтебез көчле булсын өчен кирәк.

 Йә Раббым, безне туры юлга күндер, дип әйтәбез. Догаларыбызда шуны күбрәк сорыйк. Үзебезне, балаларыбызны, туганнарыбызны, иңгә-иң торып намаз укыган кардәшләребезне хак юлдан алып бар, йә Раббым, дип ялварыйк. Бер-беребезгә хәерлесен телик. Хак юлдан тайпылмыйк. Бер-беребезне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен яратыйк. ДинИсламыбызны саклыйк. Бердәм булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X