erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәяү йөрү кан басымын төшерә

Төрле авырулар таралган чорда җәяү йөрү аеруча файдалы.

Җәяү йөрү — кан басымын түбәнәйтүдән тыш, йөрәк ишемиясен һәм 2нче типтагы шикәр чирен булдырмау өчен дә яхшы чара. Көн дә 1,5-3 чакрым юл үтү кәефне күтәрә, фикерләүне яхшырта.

Кан басымы югары кешенең рационында магний җитәрлек булырга тиеш. Урман чикләвеге, соя ризыклары, яшел тәмләткечләр кулланганда көненә 600 миллиграмм магний үзләштерергә мөмкин.

Тәүлегенә 800-1200 миллиграмм кальций үзләштерү кан басымын түбәнәйтергә ярдәм итә. Өстәвенә, әлеге микроэлемент сөякләрне ныгыта. Ул күрәгәдә, инжирда, ысланган балыкта, сөт ризыкларында күп.

Кан әйләнеше начарланганда, баш авырткан очракта көненә берәр стакан балан суты эчү файдалы.
Фото: azr73.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/ya-y-r-kan-basimin-t-sher-524385/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X