erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәяү йөрергә туры килә

Чүпрәле районында яшәүче Марсель Насыйбуллин суд карары белән РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ул вакытта аңа 30 мең сум штраф билгеләнә, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Әмма ул тиешле нәтиҗә ясамый, Арча районында булганда автомобиль белән исерек хәлдә идарә итә.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Насыйбуллин 2021 елның 6 гыйнварында Арча шәһәре урамнарында исерек килеш машина белән йөри, башка кешеләр иминлегенә куркыныч тудыра. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район суды аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаятьне эшләүдә гаепле дип тапты һәм 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләде.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре прокуратура

2
X