Яңа автомобиль бәяләре арта
Быел икенче кварталда яңа автомобиль бәяләре уртача 2–7 процентка артачак. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Бәя артуның төп сәбәпләре – дилерлар аңлатканча, заводлар өчен утильләштерү җыемы арту һәм автомобильләр җитмәү. Моннан тыш валюта курсының үсүе дә бәя үсүгә йогынты ясаячак. Шулай ук тотылган машиналар да кыйммәтләнә. Әмма, дилерлар әйтүенчә, икенчел базарда дефицит юк.
Моңа кадәр АвтоВАЗның быел инде бәяне икенче тапкыр күтәрүе турында хәбәр ителгән иде. Бу заводның машиналары уртача 2 процентка кыйммәтләнгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев