Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яңа бәйге игълан итәбез

    "Ил сагында горур якташлар" бәйгесе башланып китә

     Ватанны саклаучылар көненә бер айдан артык вакыт калып бара. Әлеге матур бәйрәм алдыннан батыр ир-егетләребез өчен бәйге игълан итәргә булдык. 

    Арча һәм Әтнә районының хәрби комиссары Алмаз Борһанов белән берлектә "Ил сагында горур якташлар" исеме астында фотолар бәйгесе башланып китә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның яки Армия сафларында хезмәт иткән яисә хезмәт итүче әтиләрегез, улларыгыз, энеләрегез, абыйларыгызның хәрби киемнән төшкән фотоларын безгә җибәрегез. Без аларны сайтка урнаштырып барачакбыз. 1 февральдән тавыш бирү башлана.  Фото белән бергә исем, фамилияне һәм авыл/шәһәр исемен күрсәтүегезне дә сорыйбыз. Иң күп тавыш җыйган 3 җиңүче иганәчебездән бүләкләр алачак. 

    Фотоларны 1 февральгә кадәр (!!!) 89393186582 номерына кабул итәбез.

    Реклама

    1 февральдән сайтта катнашучылар өчен тавыш бирү башлана.

    Тавыш бирү 20 февральгә кадәр барачак.

    21 февральдә нәтиҗә ясала һәм 22 февральдә котлау һәм бүләкләү өлеше булачак. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: