Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яңа Чүриледәге психоневрология интернатында ниләр бар?

    Тәрәзәгә карап курткасына элмәк тегеп утыручы мөлаем гына ханым: «Килдегезме, Алисә?! Без «Шәһри Казан» газетасын укыйбыз», – дип каршы алды.

    Арча районы Яңа Чүриле авылындагы психоневрология интернаты фельдшеры Рәйхана Гарипова: «Наиләбездә – шизофрения», – димәсә, мин авыру кеше белән сөйләшеп торганымны абайламас та идем. Артык кыска итеп киселгән чәче дә сәер тоелмады миңа. Аңа шулай килешә, модасы шундый дип уйладым.

    10 баласын да интернатка озаткан

    – Наилә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, Казан медицина институтына укырга кергән. Авыруы үзен III курста сиздерә башлаган. Болай бик ипле күренсә дә, даруларын даими эчеп тормаса, кисәк кенә агрессиягә бирелүчән ул. Янындагы башка кешеләргә куркыныч янаганга, интернатта яши хәзер, – ди Рәйхана ханым.

    Наилә янәшәсендә генә 24 яшьлек Мария кулъяулык чигеп утыра. Кулларыннан гөлләр тама дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер инде. Бөтен интернат аның эшләре белән тулган.

    Өлкән шәфкать туташы — Адилә Гарипова, фельдшерлар — Рәйхана Гарипова, Дамир Хөсәенов, шәфкать туташы — Ира Фагмиева.

    – Мария – әнисенең унынчы баласы. Ана кеше ун баласының берсен дә карамаган, барысын да интернатка тапшыра барган. Өчесе хәзер гаилә корып үз тормышы белән яши, ләкин бик каты эчәләр, тәртипсез тормыш алып баралар. Төпчек кызын да өч-дүрт яшендә интернатка биргән. Марияга даун дигән диагноз куйганнар, шуңа укытмаганнар. Бала үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән, кул эшләре белән шөгыльләнә башлаган. Ул цирк гимнасткалары кебек әллә нинди хәрәкәтләр ясарга сәләтле. Инде безгә – олылар интернатына күчергәндә, аның даун дигән диагнозын сызып атканнар иде. Кызганыч, шул бер ялгышлык аркасында, ул аттестатсыз калды. Бу бала өйдә әти-әниләре янәшәсендә үскән булса, әле тагын нинди сәләтләргә ия булыр иде дә нинди үрләр яулар иде – билгесез. Аны чын күңелемнән үз балам кебек кызганам. «Өйне сагынмыйсыңмы соң?» – дип сорашам үзеннән. «Мин бит инде ияләшкән...» – ди. Шулай да өен рәсемнәрендә ясый, әнисенә хатлар яза. Интернаттан килгән балалар тормышка теше-тырнагы белән ябышып яши. Башкаларга үзен кыерсытырга ирек бирми, – ди фельдшер.

    Интернатта чынлап та нинди генә язмышлы кешеләр юк икән. Әнә почмакта гына инде өлкән яшенә җиткән Нина исемле әби утыра. Акылга зәгыйфьрәк ул. Дүрт бала тапкан, дүртесен дә интернатка тәрбиягә тапшырган, ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Тәртипсез тормыш алып барып, «бомж»га әйләнгән. Менә шул ананы кече кызы, урамнан табып алып, интернатка тапшырган.
    – Кызы аңа «әни» дип йөри. Һәрвакыт хәлен белешеп, күчтәнәчләр җибәреп тора. Кызы килгәндә, безнең дә күзләр яшьләнә. Анасы да баласын таный. Сөйләшеп утыралар, – ди Рәйхана апа.

    Авыруның сәбәпләре төрле

    Реклама

    Акыл зәгыйфьлеге, шизофрения авыруларыннан тыш, биредә эпилепсия белән интегүчеләр һәм эчүчелек аркасында акылга җиңеләйгән кешеләр дә ята.
    – Эпилептик өянәкләр вакытында кешенең баш мие күзәнәкләре үлә. Әлбәттә, гомер буе өйдә яшәгән кешеләр интернатка килми, алар даруларын эчеп, өйдә дәвалана. Ләкин эпилепсиянең катлаулырак очракларын кичерүчеләр бездә яши, – дип сөйли Рәйхана Гарипова. – Дәвалауга иң авыр бирелә торганы – органик деменция. Икенче төрле әйтсәк, алкоголизм яки баш мие җәрәхәтләнү аркасында акылга җиңеләю. Аеруча хатын-кызлар бирешә аңа. «Запой» белән эчкән кеше көннәрдән бер көнне акылсыз калырга мөмкин икәнен аңларга тиеш. Бездә Казаннан бер ир ята. Гаиләсе булган. Хатыны белән бик матур кыз үстергәннәр. Электрик булып эшләгән. Озак еллар бик каты эчкән. Бераз салып алгач «башы киткән», бик агрессив булган. Менә шулай бер дулап алган вакытында әнисен кыйнаган. Катырак эләккән бугай анасына. Ул үлгән. Шуннан соң әтисе аны безгә алып килде инде. Хәзер янына әтисе белән кызы гына килеп йөри, хатыны килми. «Без аны бер дә сагынмабыз дигән идек, барыбер күңелдә тора, үзебезнеке бит», – ди гаиләсе. Кеше тиктомалдан гына якынын монда китерми инде. Без андыйларны «ник алай эшләдең?!» дип гаепләмибез. Эчкән кешегә запойдан чыгуы авыр түгел. Запойдан чыгып эчмичә яшәве авыр. Алар бит ничә еллар аңнарын аракы белән томалаган. Баш миендә ләззәт бирүче рецепторлары да хәзер аракысыз эшләми. Шуңа күбесе депрессиягә бирелә. «Эчүдән туктаган гына иде бит әле, менеп асылынды!» – дигән сүзләрне еш ишетәсездер. Менә ул кеше тирән депрессиядә булган инде. Эчүчелекнең шул ягы да куркыныч әле аның.

    Шизофрения нәселдән күчә

    Элек һәр авылда акылга зәгыйфь бер кеше булган, диләр. Хәзер кечкенә генә авылларда да берничә очрарга мөмкин. Интернат табиблары сүзләренчә, чыннан да психоневрологик авырулардан интегүче кешеләр саны күбәя.

    – Аларның арту сәбәпләрен төгәл белүче юк. 1990 елларда бик күп туды инде андыйлар... Акылга җиңелчә, уртача, көчле зәгыйфьлек тумыштан килә. Ә менә шизофрения кисәк барлыкка килергә мөмкин. Ул нәселдән күчә, диләр. Әйтик, стресс кичергәннән соң, аерылу, солдатка алыну, климакс чоры, 14, 18 яшь вакытта авыру үзен сиздерергә мөмкин. Кеше тавышлар ишетә башлый яки күзенә әйберләр күренә. Андыйларны психиатрлар гына күзәтеп тора ала. Көнкүреш тормышта да шизофрениклар очрый: алар банкта сезгә хезмәт күрсәтергә, театрда спектакль куярга, гомумән, төрле җирләрдә эшләргә мөмкин. Алар бары тик үзен дарулар белән генә тыеп тора. Башкалар аның авырганын белмәскә дә мөмкин. Шизофрениянең беренче билгеләре – эштән качу, эшкә бармый калу. Бер авыруыбыз немец телен бик яхшы белә, тәрҗемәләр ясый. Авыруы башлангач, киресенчә, көн-төн чиркәүдә яткан. Библияне яттан сөйли хәзер. Кайбер шизофреникларда көтелмәгән агрессия башлана. Яки алар кисәк кенә мәгънәсез, бер-берсенә бәйләнмәгән сүзләр сөйли башлый, – ди Рәйхана ханым.

    Интернатта торучылар кул эшләре белән шөгыльләнә.
    Интернатның төп күрсәткече – авыруларны психиатрия хастаханәсенә салмау икән.
    – Бу безнең горурлык. Дөрес дәвалау алып баруыбыз нәтиҗәсе. Ята торган авыруларыбыз да бар бит әле безнең. Шунысы сөендерә – аларның тәннәре озак ятканнан соң да тишелми, хатын-кызларыбызда пешегү дә күзәтелми. Без аларны махсус препаратлар ярдәмендә булдырмый калабыз. Үзегез дә сизгәнсездер – интернатта сасы ис юк. Ә бу сирәк күренеш, – ди Рәйхана ханым, сүзен дәвам итеп.
    Яңа Чүриле авылы интернатына 1956 елда нигез салына. Башта ул картлар һәм инвалидлар өчен булган. Соңыннан акылга зәгыйфь кешеләр белән эшли башлаганнар. Хәзерге вакытта биредә 366 авыру дәвалана. Интернатка 18 яшьтән кабул итәләр. Мондый төр учреждениеләр республика буенча тагын Яшел Үзән, Чистай, Алабуга һәм Казанда бар.

    биредә 31 елга якын эшләгән директорлары табиб-психиатр Рамил Гарипов сүзләренчә, һәр кешенең үзенең акыллылык критериесы бар.
    – Синең өчен гадәттән тыш булган әйбер башкалар өчен норма булырга мөмкин. Әйтик, Чечняда картлар йортлары гомумән юк. Элек бездә, татарларда да юк иде ул, хәзер нормага әйләнеп бара. Ә Швеция, Финляндия кебек илләрдә картлар йортында тору – байлык билгесе. Хәзер шулай ук традицион булмаган сексуаль ориентация безнең җәмгыятькә норма булып кереп бара. Психик авырулар белән дә шул ук хәл. Бездә психик тайпылышлары булган кешегә шунда ук «дурак» итеп карыйлар. Шул ук депрессия, неврозлар артты хәзер, алар да монда килеп дәвалана. Ләкин алар – үз акылындагы кеше. 30 еллык эш стажымда 15-20 кеше интернаттан савыгып чыкты. Бер караганда, бу бик аз саннар. Икенче яктан, бу бит сан гына түгел, бу – кеше гомере. Димәк, без ничә кешене тормышка кайтара алган дигән сүз. Интернатта яшәүчеләр бәйли-чигә, яз-җәй айларында матур чәчәкләр утыртып, үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнә. Безнең төп максат – пациентларыбызның тормышын җиңеләйтү. Кашык тотып ашарга өйрәтсәк тә, зур җиңү инде бу. Интернатта уңайлы шартлар булдырырга ярдәм иткәннәре өчен, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына рәхмәт, – ди Рамил Гарипов.

    Алисә Шәрәфиева

    Автор фотолары

    http://shahrikazan.ru/index.php/news/yazmalar/yulrlr-yortynda-nilr-bar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: