Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

 Яңа ел балдагы

Маҗаралы кыйсса

                                   

       Җиһанга Яңа ел килүен хәбәр итеп, Кремль курантлары дәртле аһәңнәр яңгыратып суга башлады. Шау-гөр килгән яшьләрнең Яңа ел теләкләре, чәкештергән татлы сулы бәллүр бокалларның шатлыклы - шаян зеңгелдәүләре аны тагын да тылсымлырак авазлар белән бизәп, ямьләндереп җибәрде.

      Нәкъ шул мизгелдә  Надир  Гөлйөземнең тулган ай кебек балкып торган  матур, нурлы йөзенә, серле-ягымлы, зур зәңгәр күзләренә карап елмайды да:

     -- Гөлйөзем, бер генә минутка шул матур зәңгәр  күзләреңне йомып тор әле, туып килгән шушы Яңа елның  җиде төн уртасында минем сиңа дип атап бирәсе бер яшерен серле бүләгем бар!—диде.                                                                        

      -- Шулкадәр серле нинди бүләк булыр икән ул? —дип, каушабрак, Гөлйөзем күзләрен йомды.

        Надир Әбугалисина кебек : --“ЯҺ-Һү!”—дип, башта үзенең йомарланган уң  учына, аннан соң  табындагыларга күрсәтмичә генә  Гөлйөземнең ике каш арасына өрде дә, тәңкә салгандай гына итеп,  алтын балдакны кызның сул  учына шудырып төшерде.

      -- Менә хәзер  сине берничә минуттан йокы баса башлар, аңа кадәр   үзеңнең   иң матур теләкләреңне теләп кал. Яңа ел төнендә  аларның  тормышка ашуы да бик мөмкин!—диде ул йоклаткыч тыныч тавыш белән.                 

        Гөлйөзем, мәҗлестәгеләрнең кыставына кушылып, күзләрен йомган хәлдә, җайлап кына диванга утырды.

      Табындагылар бу сылукайның учына Надир нәрсә салды икән, дип, Гөлйөземнең серле елмаюлы йөзенә карап, көтелмәгән вакыйганың шаһитләре булдылар: Гөлйөзем йокыга талган гүзәлгә әйләнде – ул чыннан да йоклап киткән иде.

      -- Ай! Әллә син “Яһ-һү! дип өреп, Гөлйөземнең учына бер-бер сихерле әйбер салып  йоклаттыңмы? — дип, барысы да  Надирга текәлде.

       Надир-- табиблыкка укып йөрүче зифа буйлы, сөйкемле,  дулкынланып торган  кара чәчле, җитди карашлы студент егет.  Ул  Гөлйөземнең ике каш арасындагы акыл чокырына -- күңел күзенә текәлеп карап,  “Яһ-һү!” дигән тылсымлы тавышлы сулышы белән өреп, шул ук вакытта кызның икенче чакрасындагы ихтыяр көчен йомшартып, аны транска,  ягъни йокылы-уялы халәткә керткән иде

       -- Борчылмагыз, шаулашмагыз, ул берничә минуттан уяначак,-- дип, Надир Гөлйөземгә кагылмаска кушты. Уянгач, бернәрсә дә булмаган кебек итеп, Яңа ел мәҗлесен дәвам итүләрен сорады.

      -- Иң кызыгы шунда: Гөлйөзем җиде төн уртасында учына мин салган  әйбер белән  бәйләнешле төш күрергә, уянгач, шуны безгә сөйләп күрсәтергә мөмкин, -- диде ул, табындагыларны гаҗәпкә калдырып.

        Бермәлгә, барысы  да тын калып, күзләрен йокы баскан  Гөлйөземнең сылулыгына  сокланып карап тордылар.  Аның  тыныч, матур йөзендә    әле кояш елмаюы, әле болытлар йөзеп йөрүе чагылгандай тоелды. Керфек очларында энҗе бөртекләредәй чык тамчылары җемелдәде, күз кабакларында нәрсәдәндер сискәнгәләп китүе дә чагылды.

       Озакка сузылгандай тоелган  берничә минуттан соң,  Гөлйөзем дөрестән  дә күзләрен ача башлады, табындагылар исә, Надир искәрткәнчә, берни дә булмагандай, мәҗлесне дәвам иттеләр.

       Күзләрен ачып, тирә-юньгә карангалагач, Гөлйөзем үзенең “ черем итеп алуын” чамалады, чөнки ул шул арада могҗизалы, гаҗәеп төш күреп  өлгергән иде.

     -- Ой!— бу мин төшемдә күргән балдакмы әллә?—дип, учындагы алтын балдакны сәерсенеп, гаять зур кызыксыну белән  әйләндергәләп карап, андагы  язуны укый башлады. Балдакта  “Надир+ Гөлйөзем” дип язылган иде. Гаҗәпләнүдән тәмам аптырашта  калган Гөлйөзем:

      -- Юк-юк, моның булуы һич тә мөмкин түгел!—диде, балдакка тәмам исе китеп,  текәлеп карап.

        Надир да аның таң калган күзләренә шаккатып йотылып  карап алды да:

        -- Нәрсәнең булуы мөмкин түгел?  Әллә син шул арада чыннан да берәр бик сәер төш күреп алдыңмы?  —дип сорады, үзе дә гаҗәпкә калып.

      -- Сәер генә түгел,  искиткеч, хәтта адәм әйтеп ышанмаслык, әллә нинди могҗизалы төш  күреп алдым мин,  йокылы-уяулы утырган килеш!—дип, Гөлйөзем барысын да тәмам аптырашта калдырды.

           --Гөлйөзем,  әйдә, тизрәк безгә дә сөйлә әле. Кеше ышанмаслык шулкадәр сәер нинди төш иде соң  ул?—дип, табындагылар аның шул күргән төшен сөйләвен үтенделәр.

     -- Белмим шул,  аны сөйләргә ярый микән соң?—дип, икеләнеп калгандай булды кыз.

     -- Нигә ярамасын, алай бик куркыныч төш түгелдер бит, әйдә, зинһар, сөйлә инде безгә дә,-- дип, барысы да түземсезләнеп көтә башлады.

         Гөлйөзем, әле һаман да гаҗәпләнгән хәлдә,  шул йокылы-уяулы арада ниләр күрүен дулкынланып сөйли башлады.

      -- Төшемә      әниемнең   Гөлйөзем   исемле әбисе керде. Ул әниемнең дә төшенә кереп, миңа да Гөлйөзем исемен бирергә  кушкан!—диде.

Реклама

         Шунысы шаккаткыч: мин ул әбиемне үзем кебек -- унҗиде яшьлек, әмма бик чибәр, алсу йөзле, сылу кыз итеп күрдем. Ул күз явын алырдай матур чәчәкле күлмәк кигән, өстеннән биюче кызларныкы кебек бик килешле алъяпкыч япкан, аякларына кызыллы-сарылы ефәк җепләр белән чәчәкләп чигелгән кызгылт читек-кәвеш кигән, көмеш чулпылар белән үрелгән калын, кара чәч толымнары биленә кадәр төшеп тора. Маңгаена матур итеп урап, башына кашемир яулык бөркәнгән. Менә ул өйләре янәшәсендәге инешкә—юан тал төбенә салынган киң, озын, калын басмага савыт-саба юарга төште. Аның сул кулының атсыз бармагында туй балдагы бар иде. Ул балдакның йөзенә нәкъ шушы балдактагы кебек итеп, “Надир+ Гөлйөзем” дип язылганын күреп алдым. Ул язу, ничектер, зурайтылып, миңа махсус күрсәтелгәндәй тоелды.  Шунда, савыт-саба юганда, шул балдаклы бармагының  әллә ничек, ялгыш таба кырыена эләгеп, тартылуы булды,  алтын балдагы каерылып, суырылып чыкты да, суга төшеп китте. Ул, аһ-ваһ килеп, ай-вайлап, зар елап, өйләренә таба торып йөгерде. Озакламый,  басмага ире Надирны ияртеп төште. Надир, билдән суга төшеп, саклык белән, су төбеннән әллә ничәшәр тапкыр учлап-учлап алган ташлы комны  басмага таратып салып, актарып, балдакны бик тырышып эзләп караса да,  барыбер таба  алмады.

       Аларның ай-вай килгән уфтанулы тавышларына мин уянып киттем,-- дип тәмамлады ул күргән төшен сөйләвен.

       Шунысы гаҗәп: табындагыларның “ай-аһ!” килгән авазлары аңа төшенә кергән Надир белән Гөлйөземнең уфтанулары булып ишетелгән икән.  

         -- Әбиемнең ире – Надир, Бөек Ватан сугышында һәлак була. Гөлйөзем  әби,  шул алтын балдакны югалтудан күреп, гомере буена уфтанып, аны сагынып, юксынып яшәгән, -- дип,  дәвам итте сөйләвен кыз.

       Гөлйөзем әле учындагы алтын балдакка, әле Надирга карап:

       -- Бу нинди балдак, син аны кайдан алдың, ул ничек итеп сиңа килеп эләкте, зинһар, сөйләп бир әле?—дип,  сораулы  күзләрен тутырып, Гөлйөзем Надирга карады.

      Надир, бу тылсымлы вакыйганың ничек булуын, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

      Ул, быел көз көне, әбисенә бәрәңге алышырга кайткач, шәһәрдә үк әзерләгән кармак-җимнәрен алып, су буена балык каптырырга төшә. Шул йөзек төшеп югалган юан тал төбендә балыкның шәп кабуын егет күптәннән белә. Шул урында әле һаман да  басманы яңартып торалар.

      Берничә чабак, бәртәс, кызылканат, шыртлака тоткач, берсендә, калкавычны нәрсәдер, кинәт аска, су төбенә өстери башлый. Надир, кармакны судан шактый  көч белән тартып, суырып чыгарып, яр өстенә атса— анда зур гына чуртан балыгы капкан икән. Шул балыкны өйләренә алып кайтып, ярып, чистартканда, эченнән әлеге алтын балдак килеп чыга.

        Билгеле, Надир ул балдакның чуртан авызына ничек килеп эләгүен белми, әмма андагы язу аның үзен дә тәмам аптырашка калдыра. 

       Ничек итеп алтын балдак табуын, беркемгә дә сөйләмичә генә, ул Надир белән Гөлйөземнең кемнәр булуын өлкәннәрдән сораштырып белешә.

       Ә чуртан авызына алтын балдак болай килеп эләккән була.

      Гөлйөзөмнең бармагыннан шуып-ычкынып, суга төшеп киткән  алтын балдак, тал төбендәге зур, калын ташның  ярга якын кырыендагы,  киртләчләнеп чыгып торган чокырлы, тирән ярыгына төшеп, кысылып кала. Шул вакытлардан бирле ул ташны да, анда кысылып калган балдакны да, ни кешеләр, ни ташкын сулар урыныннан кузгатмаган була. Мәһабәт зур, юан талның  калын,  көчле тамырлары  елганың  шактый текә ярын вакыт-заманнан  әллә ни үзгәрттермичә, әлегәчә саклап тора. Әмма соңгы вакытта, яңа басма салганда, кемдер ташны бераз этеп, янтайткан була. Менә шунда, әлеге алтын балдакның, кузгалып китеп,  өске өлеше, бераз гына күренерлек булып, күтәрелеп кала. Җим киертелгән ялтыравыклы кармакның  селкенгәләвен  шактый ерактан күреп килгән чуртанның гайрәтле, очлы күз карашы  таш ярыгында ялтыраган  шул алтын балдакка төшә һәм ул аны тешләп алып, шундук кабып та йота.

       Ерткычлар комсыз була бит:  берочтан ул  ялтыравыклы кармакны  да күреп ала һәм анысын да  каба һәм кире ычкына алмый.  Хәер, чуртанның үзен-үзе корбан итү хисабына ясаган мондый батырлыгы хөрмәтенә , кешеләрчә итеп, каһарман  исеме дә биреп булыр иде. Аңласалар, балыклар мондый “батырлыкка” капмас иде, әлбәттә.                       

        Гимназиядә укучы Гөлйөземгә булган яшерен мәхәббәт утында янучы  Надир  бу тылсымлы алтын балдакны  күктән түгел, судан килгән бәхет буларак кабул итә һәм аны кызга ничек итеп бүләк итү турында шактый озак  баш ватып йөри. Һәм менә, ниһаять,  аның җае да килеп чыга.              

       Бу кыйссаны йотлыгып тыңлагач :

     -- Ә сиңа исемеңне кемнәр кушкан соң,  әллә бу очраклы гына вакыйгамы —дип сорады кыз, Надирдан,  күзләрен ала алмыйча.      

        -- Юк, очраклы түгел, минем исемемнең тарихы да нәкъ синеке кебек, тик  аерма шунда:  минем әтиемнең бабасы сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Ул,   әгәр    бу     мәхшәрдән     исән-имин   әйләнеп   кайта    алсам,

оныкларымның берсенә үз исемемне куштырыр идем дип,  нәзер әйткән була.

     --Ә менә бу алтын балдак белән нишләргә икән, ул безнеке түгел бит!— дип сорап куйды Гөлйөзем, бераз ямансулап. --Мин дә аны җуеп, ул кабат  чуртан авызына эләкмәсме соң?

     -- Гөлйөзем, әлегә синең тирәңдә чуртаннар күренми бит!—дип, шаяртып алды яшьләр. Шунда, кайсыларыдыр, уены-чыны белән бергә:

        — Икегезгә дә турыдан-туры кагылышлы бу маҗаралы кыйссаны тыңлаганнан соң, әйдәгез әле: шушы Яңа ел кичендә Надир белән Гөлйөземнең үзара  табышып, төштәге парлар кебек бер-берсен югалтмасыннар өчен,  аларны ярәштереп,  кияү белән кәләш  дип игълан итик!—дигән тәкъдим ясады.  

        Надир, көтелмәгән  бу шатлыктан нишләргә белмичә, каушый-каушый, тылсымлы алтын балдакны  Гөлйөземнең ярәшү бармагына киертеп куйды. Алтын балдак Гөлйөземнең нәфис бармагына, киеп карап, үлчәп алган кебек,  таман гына  булып чыкты.

      Гөлйөзем Надирга  матур итеп үзе чиккән кулъяулык бүләк итте.

     -- Бу балдакны бер бик кадерле истәлек итеп сакла, Гөлйөзем!  Туебызга мин  өр-яңа пар  балдаклар алырмын, -- диде Надир, Яңа ел якынлашкан төндә  табылган кәләшенә ягымлы елмаеп.                  

                                                                             Хәнәфи Бәдигый                        28.12.2015    

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре