erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел чараларында барлык кагыйдәләрне үтәргә

Иркенәергә ярамый.

Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алды һәм Яңа ел бәйрәмнәре уздырганда барлык санэпидемиология кагыйдәләре дә үтәлергә тиеш. Бу хакта традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Миңнеханов әйтүенчә, бүген республикада Covid-19 вазгыяте катлаулы, әмма Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр хәлне контрольдә тота. Хастаханәләрдә җитәрлек урыннар фонды әзерләнгән, кирәкле барлык медикаментлар да бар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа ел алды атнасы булуга карамастан, иркенәергә ярамый, дип кисәтте Президенты. Ул республикада яңа ел корпоративларын тыймауларын, әмма алар санитар-эпидемиология иминлеге чараларын үтәп уздырылырга тиешлеген тагын бер кат әйтте.

«Безгә кунаклар, туристлар күп киләчәк һәм бу зур җаваплылык. Кунакларны кабул итә торган барлык объектлар да Роспотребнадзор таләпләренә туры килергә тиеш», — диде республика башлыгы Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/19-12-2020/r-st-m-mi-nehanov-ya-a-el-b-yr-mn-rend-kovidka-karshy-barlyk-charalar-da-t-lerg-tiesh-5793908

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X