erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел әкияте. Бу кызыклы!

Борын-борын заманда түгел, шушы көннәрнең берсендә Түбән Аты авылының  Бака күле янында булган бу хәл

                                      

       Күлнең нәкъ  уртасында, бәке тишеп, бер Дуңгыз  су коенып ята икән. Күлнең суы болганып, шома боз кытыршыланып, суда үскән камышлар өзелеп беткән. Судан башларын чыгарып, бакалар җырлап җибәргәннәр: “Ба-кака-ка! Баядан бирле суны пычратып ята! Ба-ка-ка!”

         Күпер ягыннан тезелешеп казлар килеп чыккан: ”Кыйгак! Кыйгак! Хәзер сабын да кыйбат! Кыйбат! Кыйгак!”—дип ризасызланганнар, болганчык суга карап башларын чайкап, томшыкларын сузып,  Дуңгызны чукып та алмакчы булганнар.

      Бу шау- шуны ишетеп, Сөтлебикә килеп җиткән: “Муууууу! Нинди сансызлык буууу!- дип сузган ул, тояклары белән яр буенда таптанган, тик күлне каплаган ялтыравык боз өстенә керергә батырчылык итмәгән. Ә Дуңгыз, берәүгә дә исе китмичә, чупырдап ята биргән.

       Яр буена җыелган хайваннар киңәш-табыш иткәннәр дә  Дуңгыз янына Тычканны җибәрергә уйлаганнар. Тычкан һич каршы килмәгән, шома боз өстеннән сакланып кына юлга чыккан.Тиз арада килеп тә җиткән, Дуңгызның  кайсы төше туры килә – кытыклаган, чеметкән.

      Дуңгыз чиный—чиный боргаланган, сыргаланган, чыдый алмаган... “Мин бу елның  Хуҗасы, миңа нәрсә эшләсәм дә килешә,”—дип шапырынган  Дуңгызның судан чыкмый чарасы калмаган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    Хайваннар барысы бергәләп яр буйларын җыештырганнар, күлнең суын  тондырып элекке хәленә кайтарганнар. Дуңгыз да башкаларга кушылган. Шулай да, киләсе Яңа елга  Хуҗа итеп Дуңгызны түгел, Тычканны куярга уйлашканнар. ”Күлебезне тәмам пычранудан син генә саклап калдың, Тукайның “Сөткә төшкән тычкан”ы кебек тырыш, зирәк икәнсең,”—диешкәннәр. Бер –берсенә: “Күсе кебек хәрәкәтчән, тычкан кебек үҗәт булырга кирәк!”- диеп, теләкләр теләгәннәр.

        Барыгызны да  Яңа ел  белән,дусларым! Күсе, тычкан елы сәламәтлек  һәм  тынычлык алып килсен!

Зилә Шәмсетдинова,

Түбән Аты мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X