Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яңа ел табынына нәрсәләрне алдан әзерләп куярга мөмкин?

    Яңа елга кадәр ике ай калып бара. Бәйрәм алдыннан ризык бәяләре тагын да артачак. Кызыл уылдык ашамыйча, хәмер эчмичә дә торырбыз анысы. Тик менә белгечләр икмәк һәм балыкның да кыйммәтләнү ихтималы зур булуны әйтә.

    Кыскасы, быел Яңа ел сыйлары узган елдагыдан 20 – 25 процентка кыйммәтрәк булып чыгарга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Быелгы күңелсез сюрпризлардан тәмам алҗыган халык, «Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үткәрәчәксең» дигән гыйбарәгә тагын да күбрәк ышанып, табын муллыгы хакына кредит алырга банкка чапмасмы?

    Кесәгә «сугучы» традиция
    Хәер, Яңа елга ризык бәяләренең «сикерүе» инде күптән традициягә әйләнде. Коронавирус дигән зәхмәт әле башыбызга кереп карамаган елларда да бәйрәм хәстәрен алданрак күрергә тырыштык. Быел исә бәя арту инде яздан ук башланды. Пандемия башланып килгән бер мәлдә, халык азык-төлек кибетләренә ябырылгач, токмач, дөге, ярма ише ризыклар кыйммәтләнде. Көзен Россиянең кайбер төбәкләрендә (шөкер, бездә түгел) икмәк бәясе артты. Белгечләр әйтүенчә, азык-төлеккә бәя үсү әле дәвам итәчәк. Аерым алганда, токмач, балык кыйммәтләнәчәк. Ә кызыл уылдык бәясе Яңа елга бөтенләй дә 40 процентка үсәргә мөмкин, дип яза «Московский комсомолец», «Рыбсеть» аналитик агентлык мәгълүматларына таянып.
    Хезмәт хаклары кимү сәбәпле, халыкның сатып алу сәләте дә әллә ни зур түгел хәзер. Ә бәяләр барыбер арта. Ни өчен? Яңа елга азык-төлек кыйммәтләнү сәбәпләре нидән гыйбарәт соң? Беренчедән, сезон факторы үзен сиздерә – кибетләрдә үзебезнең яңа уңыштан алынган продуктлар кимеп, чит илләрдән кайтарылган, ягъни валютага сатып алынганнарының өлеше арта. Соңгы елларда сумның бәясе төшкәннән-төшә бара икән, әлбәттә инде, чит илдән кертелгән ризык кыйммәт була. Икенчедән, быел ил күләмендә ашлык, көнбагыш, шикәр чөгендере, солы уңышы башка еллардагыга караганда начаррак. Шуңа күрә шикәр комы, он, ярма, көнбагыш мае хакы күзгә күренеп арта.
    Яңа ел алдыннан халыкның, бәйрәм табынын кайгыртудан бигрәк, киләсе елда бәяләрнең тагын да артуыннан шикләнеп, товарны ничек тә күбрәк җыеп калу гадәте дә бар бит әле. Кибетләргә шул гына кирәк: ихтыяҗ үсүне күреп, шундук бәяне күтәреп тә куя алар.

    Реклама

    Бәйрәм уздыру өчен – банкка
    Ничек кенә булмасын, белгечләр быел бәйрәм сыеның узган елдагыга караганда 20 – 25 процентка кыйммәтләнәсен фаразлый. «Инвестиция-Аграр фонд» директоры Марина Строгая «МК» хәбәрчесенә әйткәнчә, бу хәл хәтта кайберәүләрнең кредит алуына китерергә мөмкин. «Бәя үсүнең кемнәрнедер өстәмә кредитлар алуга мәҗбүр итүе дә бар. Ник дигәндә, Россиядә халыкның сатып алу сәләте, әйтик, Украинадагыга караганда да күбрәккә кимеде. Бездә, пандемия аркасында, товар бәясе Европадагыга караганда өч тапкыр күбрәк артты», – дигән ул.
    Белгеч әйтүенчә, Яңа ел алдыннан бәяләр котырып үсүне көтеп тормастан, инде хәзер үк бозылмый торган товарларның хәстәрен күрү зыян итмәячәк. Иң элек кызыл уылдык кебек деликатесларны, консервланган продуктларны (борчак, кукуруз һ.б) алып куярга мөмкин. Яңа ел каршылауны күпләр шампан шәрабеннән, «катырак» хәмердән башка гына күз алдына да китерә алмый. Мондыйларга да инде хәзер үк кибет сукмагын таптый башларга кирәк. Киләсе елдан хәмергә акциз артачак икән, аның инде бәйрәм алдыннан ук кыйммәтләнәчәген көт тә тор.
    Ә яшелчә һәм сыер ите, каз бәясенә килгәндә, аларын һәр атнаның шимбәсе уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә очсызрак бәяләргә алып куярга була. Кыскасы, бәяләр артканчы, бозылмый торган азык-төлекне алып кую беркемгә дә зыянга булмас.

    https://vatantat.ru/2020/10/38213/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: