erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел ялларын 24 гыйнварга кадәр арттырмакчылар
Арча яңалыклары

Яңа ел ялларын 24 гыйнварга кадәр арттырмакчылар

2020 елгы язгы тәҗрибәне кулланырга чакыралар.

Ялларны 24 гыйнварга кадәр озайту тәкъдиме белән "Русия коммунистлары" партиясе чыкты. "Русия коммунистлары" партиясе Хөкүмәткә Яңа ел бәйрәмнәрен пандемия фонында хәл начарлануга бәйле рәвештә, хезмәт хакын саклап, 24 гыйнварга кадәр ике атнага озайту тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. "Русия коммунистлары" партиясенең Үзәк Комитеты исеменнән традицион кышкы Яңа ел һәм Раштуа каникулларын ике атнага озайту мөмкинлеге турындагы башлангычын, ягъни киләсе елда аларга 11 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр ял көннәрен өстәүне сорыйм. Шул ук вакытта мәҗбүри ял көннәре өчен гражданнарга хезмәт көннәре буларак түләгән 2020 елгы язгы тәҗрибәне кулланырга чакырам", - дип язды үзенең мөрәҗәгатендә партиянең Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин.  

Әлегә ил Хөкүмәте һәм Дума бу тәкъдимгә җавап бирмәде.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31058


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев