erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел ялларын киметергә җыеналар

Федерация Советының икътисад комитеты җитәкчесе Андрей Кутепов 2021 елда Яңа елдан соң була торган озын-озак каникулларны киметергә тәкъдим итте. Янәсе, пандемия нәтиҗәсендә без болай да күп ял иттек, җитәр, ди депутатлар.

Әгәр дә бу тәкъдим кабул ителә икән, ул очракта, 4-8 гыйнвар көннәрендә эшләячәкбез, 7 гыйнвардан кала, әлбәттә. Парламент вәкиле күп хезмәткәрләрнең март азагыннан ук тулы булмаган эш көненә күчүен, ә кайберләрнең читтән торып эшләвен, шулай булса да, эш бирүчеләрнең хезмәт хакы түләргә мәҗбүр булуын искәртә. Өстәвенә, эшкә йөрмәгән көннәр ял буларак саналмый һәм кешеләр тагын түләүле ялларга да китә (бу бигрәк тә җәй айларында еш күзәтелә).   
Закон проекты Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелгән. Алар ни әйтер бит... Сүз уңаеннан, 2020 елга булган хезмәт календаренә күз салсак, без быел барлыгы 118 көн ял итеп, 247 көн эшкә йөрергә тиеш булганбыз (бу ялларны һәм бәйрәмнәрне исәпкә алып). Чынлыкта исә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Парад һәм 1 июльдәге Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү уңаеннан эшкә чыкмауны исәпкә алсак, ял көннәре 120 гә тула һәм эшләми торган тагын 27 көн өстәлә. - Шул рәвешле, елның беренче алты аенда ук 147 эшләми торган көн һәм 218 эшли торган көн килеп чыга. 2020 елда эшләми торган көннәр 20 процентка артык була, - ди  Андрей Кутепов.
 http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/yallarga-kul-suzalar

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X