erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа елда шашкачыларның беренче туниры узды

6 нчы гыйнварда Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» базасында Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча «Иң яхшы шашкачы - 2022» исеменә шәхси һәм команда беренчелегенең 1 нче этабы уздырылды.

 

Ярышларга әзерлек һәм үткәрү белән гомуми җитәкчелек «Укучылар сарае» тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Ярышларның баш хөкемдары Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин булды.

Ярышта барлыгы 63 укучы катнашты.

Ярышлар түбәндәге яшь төркемнәрендә малайлар һәм кызлар арасында аерым әйләнмә системасы буенча үткәрелде:

1 төркем. 7-9 яшьлек малайлар һәм кызлар.

2 төркем. 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар.

3 төркем. 13-15 яшьлек егетләр һәм кызлар.

4 төркем. 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар.

Җыелган очколар саны буенча малайлар һәм кызлар арасында һәр яшь төркемендә 3 призлы урын билгеләнде. 1,2,3 урын алган катнашучылар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде . Призлы урыннар алган командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.

Шәхси зачетта мондый урыннар яуланды:

7-9 яшьлек кызлар арасында:

1 урын-Рәхимова Камилла, Кәче мәктәбе, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын-Сәйфуллина Зөбәйдә, Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе, тренеры Лотфуллина Г. Х.

3 урын-Кәбирова Айсина, 6нчы мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

7-9 яшьлекләр малайлар арасында:

1 урын-Җәләев Илдан, 3 нче мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын-Әхмәтҗанов Алмаз, 6 нчы мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

3 урын-Лотфуллин Нияз, 2 нче мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

10-12 яшьлек кызлар арасында:

1 урын-Ризванова Дилбәр, 3 нче мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х.Х

2 урын-Фатыйхова Камилә, 6 нчы мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

3 урын-Степанова Лилиана, 2 нче мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

10-12 яшьлекләр малайлар арасында:

1 урын-Вәлиуллин Адель, 3 нче мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын-Шакиров Булат, Яңа Кырлай урта мәктәбе, тренеры Шакиров И. З.

3 урын-Галәветдинов Ислам, Курса-Почмак мәктәбе, тренеры Хәсәнов Х. Х.

 

13-15 яшьлек кызлар арасында:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1 урын-Вәлиуллина Аделина, 6 нчы мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х.Х.

2 урын-Шакирова Алсу, Яңа Кырлай урта мәктәбе, тренеры Шакиров И.З.

3 урын-Гыйльметдинова Зәринә, Кәче мәктәбе, тренеры Зәйнуллин Х.Х.

13-15 яшьлек егетләр арасында:

1 урын-Мортазин Ильяр, Кәче мәктәбе, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын-Ситдыйков Ислам, Яңа Кишет мәктәбе, тренеры Сәйфетдинов Р. Р.

3 урын-Гыйләҗев Илфат, Арчаның 2 нче мәктәбе, тренеры Зәйнуллин Х. Х

16-18 яшьлек кызлар арасында:

1 урын-Усманова Азалия, Кәче мәктәбе, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын-Габдуллина Фәния, Курса-Почмак мәктәбе, тренеры Хәсәнов Х. Х.

3 урын-Гаптулхакова Әдилә, Түбән Аты мәктәбе, тренеры Закирова А. Р.

16-18 яшьлек егетләр арасында:

1 урын-Вәлиәхмәтов Дияз, Кәче мәктәбе, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын-Фәсхетдинов Искәндәр, Яңа Кырлай урта мәктәбе, тренеры Шакиров и. З.

3 урын-Гайфуллин Наил, Түбән Аты мәктәбе, тренеры Закирова А. Р.

Башлангыч сыйныфлар арасында команда урыннары:

1 урын - 3 нче мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын-Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе, тренеры Лотфуллина Г. Х.

3 урын - Шекә башлангыч мәктәбе, тренеры Вилданов Р. Г.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында команда урыннары:

1 урын-Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын-Яңа Кишет төп гомуми белем бирү мәктәбе, тренеры Сәйфетдинов Р. Р.

3 урын-Түбән Аты мәктәбе, тренеры Закирова А. Р.

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында команда урыннары:

1 урын - 6 нчы мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

2 урын – 2 нче мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.

3 урын-Курса-Почмак урта мәктәбе, тренеры Хәсәнов Х. Х.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X