erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа елга яңа өметләр белән

Яңа елга бер адым гына ясыйсы калды.

 

Бу ел район газетасы редакциясе өчен дә үзенчәлекле булды. Әмма коллектив авырлыклар алдында туктап калмады.

Ул бер генә мөһим вакыйганы да читләтеп үтмичә, бер генә номерны да төшереп калдырмыйча тулы көченә эшләде. Чөнки без бирешергә тиеш түгел. Бурычыбыз – халыкны мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар белән таныштырып бару, төшенкелеккә бирелмәс өчен аларга чын терәк булу. Журналистларыбыз барлык булган вакыйгалар эчендә кайнап, аларны вакытында яктыртып барып, халык арасында, алар белән бергә булып бу вазыйфаларын намус белән үтәгәннәрдер, дип ышанабыз.

Һәр ел ахырында артка борылып карап, башкарган эшләрне, булган вакыйгаларны барлау, уңышларыбызга сөенү гадәткә әверелгән. Тик бу елны  күз алдына китергәндә... күзләрне яшь пәрдәләре каплый. Башыннан ахырына кадәр безне коронавирус дигән чир озата барды, күпме кешеләрне югалттык. Әмма никадәр йөрәк әрнемәсен... тормыш дәвам итә. Безнең халык сугыш елларында да җиңеп чыкканны, югалтулар белән булса да, бу чир алдында да тез чүкмәячәк. Без – көчле халык.

Редакция коллективы өчен 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булды. Беренче чиратта безгә быел 90 ел тулды. Аны зурлап билгеләп үтә алмасак та, ул безнең өчен дә, район өчен дә зур вакыйга. Нинди генә кыен булмасын, газета тиражын саклап кала алдык, 9 ноктада аны сатуны оештырдык. Алып бетереп баралар, димәк, газета әле кирәк, яши һәм яшәячәк. Тик аны күбрәк өлкән буын укый. Яшьләрне дә үзебезнең арага тарту өчен сайтыбыз һәм инстаграмыбыз бар. Сайтыбыздагы материаллар белән бүгенге көндә уртача 4 меңнән артык кеше танышып бара. Инстаграм дусларыбыз 15 меңгә якын. Инстаграмда “Арча хәбәрләре”нә язылучылар арасында бәйге оештырдык, Җиңүчеләребезгә бүләкләр тапшырдык. Шулай ук авыллар турындагы клиплар бәйгесендә үз иҗаты белән 50 кеше катнашты. 3 җиңүчене сайладык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш газетада Арча мөхтәсибәте белән берлектә “Арча нуры” дигән махсус кушымта чыгара башладык. Газета битендә “Журналист блокнотыннан” дигән исем астында иң өлкән журналистыбызның шәхси блогын оештыру да зур мәгънәгә ия. Ильяс Фәттаховның истәлекләре буенча кайтавазлар да килә.      

Тагын бер зур җиңүебез – сугышта хәбәрсез югалганнарны табуны оештыру, якыннарына алар турында мәгълүматлар җиткерү. Аз гына вакыт эчендә дә бик күп кеше табылды. Туганнарыннан әле дә рәхмәт сүзләре ишетәбез.

Газетабызның эчтәлеген төрле кызыклы рубрикалар белән баетабыз, газета укучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Бөтенроссия, республика бәйгеләрендә катнашабыз, җиңүләр дә яулыйбыз. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалык тарафыннан оештырылган бәйгедә ”Социаль объектларны ныклап төзекләндерү турында иң яхшы материал”, матбугат чаралары арасында ЮХИДИ идарәсе үткәргән “Ышаныч һәм куркынычсызлык” бәйгесендә “Юл рыцаре” номинацияләрендә, кулланучылар хокукларын яклауны яктырту буенча һәм башка бәйгеләрдә уңышларга ия булдык.

2021 елга зур өметләр белән керик, дуслар. Үгезнең көче, үҗәтлелеге безгә дә ышаныч, дәрт, көч-куәт бирсен. Газета укучыларыбыз, сайтыбызны, инстаграмны карап баручыларыбыз, хәбәрчеләребез белән киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшлик. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, тигез, матур гомер, бәхет телибез. Яңа елга бер адым гына ясыйсы калды. Шул адым барыбызны да авыруларсыз, югалтуларсыз, шатлыклар белән тулы 2021 елга алып керсен.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X