Реклама
Йомыш төшеп тиз генә кибеткә чыгып кердем.
Кичә кибетләрдә кеше күп иде. Базарда чират торып, балык алган юк иде әле. Кызыл икра савыты да бушап калган диярлек. Килосы "арзан" - 5 мең сум гына... Тагын 200 сум да өстәргә кирәк әле.
30ында сәгать 12ләр тирәсендә итле үрдәк булмасмы дип, җиңү паркы янындагы базарга бардым. Ашытбаштан Рәис:
--Бер үрдәгем бар иде -- саттым, -- дип тора.
Башка үрдәк сатучыны күрмәдем. Каз сатучы бар иде. Балтачтан килгән.
-- 5 казның 4сен саттым, -- ди. - Монысы 2250 сум тора. Зур каз.
Ә бүген сәгать 3ләр тирәсендә кибетләр бушап калган диярлек. Ә менә алтын кибетендә һәм аптекада кеше шактый иде. Тормыш дәвам итә. Яңа ел белән сезне!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз