erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа гына алтын туйлары булды. Ә бүген инде Хәйрулла абыйны җирләделәр...

Пөшәнгәр авылында яшәүче Гөлфия апа белән Хәйрулла абый Зәйнуллиннар 50 ел бергә гомер кичерделәр. Әле яңа гына бу турыда без сайтка да язган идек.

Йомыш төшеп, уллары Хәйдәр Зәйнуллинга шалтыраттык. Кәче мәктәбендә физкультурадан укыта.

-- Әле сөйләшә алмыйм, әти үлде, мин авылда, -- диде бик борчулы тавыш белән Хәйдәр.

Без дә шок хәлендә калдык. Әле яңа гына нинди матур фото белән сайтка биргән идек бит!

Кайгысын уртаклашып:

-- Нәрсә булды? -- дип сорадык.

-- Таудан менгәндә егылган да үлгән. 72 яшь тулган гына иде әле. Әни ялгыз калды. Ярый әле авылда ике сеңелкәш гаиләләре белән яши.

Бик әйбәт кеше иде, диләр. Калайдан нинди матур капкалар ясый иде... Урыны җәннәттә булсын.

Быел әле кайчан гына кафеда матур итеп юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилейны алып баручы Рәдиф Исмәгыйлев та бик яраткан бу гаиләне. Нинди матур, тәртипле кешеләр, дип сокланган.

Якыннарына Аллаһы тәгалә сабырлыклар бирсен.

Бу матур гаилә турында кабаттан оныгы язган "50 ел бергә" дигән язманы укый аласыз.

50 ел бергә! 

   Күптән түгел Пөшәңгәр авылында яшәүче Хәйрулла бабаем белән Гөлфия әбием үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Андый бәхетле мизгелләр күп кешегә тәтеми. Шуңа күрә алар бу шатлыклы вакыйганы уртаклашырга туганнарын, күршеләрен, хезмәттәшләрен, балаларын, оныкларын бергә табын артына җыйдылар. 

    Тантаналы музыка, көчле алкышлар белән каршы алдылар аларны бәйрәмгә җыелган кунаклар. Бабам белән әбием матур итеп вальс биеделәр, бала вакытларын, ничек танышуларын, тормыш корып җибәргән вакытларын  сөйләделәр, 50 ел бергә тору чорындагы күңелле вакыйгаларны искә төшереп киттеләр. Бу кичәдә катнашучылар аларның тормыш мизгелләрен чагылдырган фотоларны экраннан күзәттеләр, бабаем белән әбиемне җылы сүзләр, матур җырлар, шигырьләр белән котладылар, алар белән бәйле күңелле хатирәләрне яңарттылар , баянга күмәкләшеп җырладылар, биеделәр. 

    Бәйрәмне Рәдиф Исмәгыйлев җитәкчелегендәге төркем (җырчылар Расих Галимҗанов, Айрат Кәримуллин, баянчы Нәзир Фәхретдинов) бик күңелле һәм үзенчәлекле итеп алып барды. Аларга аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. 

      Минем бабам, Хәйрулла Зәйнулла улы Зәйнуллин, 1948 елда Пөшәңгәр авылында күп балалы гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Әтиләре,  Зәйнулла Гарипов, балта остасы, әниләре Гөлбану колхозда эшләгән.                Кечкенәдән бабаебыз төпле фикерле булып, эш тәртибен белеп үсә.    Мәктәптән кайтуга сеңелләренә күз-колак булу, терлек карау, чыпта сугу  һәм башка күп кенә эшләр аның җилкәсендә була. 

      Физик яктан да чыныккан, көчле булып үсә бабам. Егет вакытында 2 потлы гер аның кулларында уйнап кына торган, сабантуйларда көрәшкән, бик күп кызлар кызыгырлык егет булган. 

   Әбием, Гөлфия Габдрахман кызы Зәйнуллина, шулай ук 1948  елда Пөшәңгәр авылында туа. Әтисе, Габдрахман Хәлиуллин, Бөек ватан сугышында катнашкан фронтовик. Әнисе, Фәризә, гади колхозчы. 

    Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, 8 еллык Апаз мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Бу уку йортын тәмамлагач, әбиемне 1968 елда Лаеш районына башлангыч сыйныфлар укытучычы  итеп эшкә җибәрәләр. Ләкин берничә көн уткәч, ул туган авылына әйләнеп кайта һәм Пөшәңгәрдә балалар укыта башлый. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    Бабаем белән әбием кечкенәдән бер-берсен белеп үсәләр: бер чанада утырып тау шуалар, төрле уеннар уйныйлар. Вакыт узу белән алар бер-берсенә ныграк тартылалар, үзара дуслыкка нигез салына. 

   18 яшьлек Гөлфия исемле кыз матур итеп егете Хәйрулланы армия сафларына озата, тугры булып көтеп ала. Бабам армиядә Владивосток шәһәрендә сержант булып хезмәт итә, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 

Армия хезмәтеннән кайткач, төп нигезне саклап калу максатыннан, совхозда эшләп кала. Башта шофер була, аннары ферма мөдире итеп билгеләнә.  

    Кисәк кенә бабайның әнисе Гөлбану әбинең вафат булуы яшьләргә гаилә корып җибәрергә зур этәргеч була, чөнки мәктәп яшендәге 5 бала әнисез кала. Хәйрулла бабай белән Гөлфия әби ул балаларны тәрбияләп, укытып, башлы-күзле итеп, хәер-фатихаларын биреп, олы тормыш юлына озаталар.  

   Үзләре дә 3 балага гомер бирәләр. 1970 елның 10 октябре аларның гаиләсендә иң шатлыклы көннәрнең берсе булгандыр, чөнки ул көнне беренче балалары (минем әтием Хәйдәр) дөньяга килә. Киләчәктә тагын 2 кыз балага-Зөлфия һәм Гөлсинә апага тормыш бүләк итә алар.  

    Тора-бара бабайның күңеле төзелешкә тартыла: бригада төзеп, агачтан өйләр, капка-коймалар, сарайлар төзи, якын-тирәдә данлыклы балта остасына әйләнә. Ул төзегән каралты-куралар, тәрәзә йөзлекләре, бизәкләр югары бәяләнә. Арчаның үзендә, Казанда, Уфага кадәр барып йортлар, дачалар салырга туры килә аңа. Иптәшләре белән кыш буе урман кисеп, бура бурыйлар. Ул вакытта барлык агач эше балта, кул пычкысы белән башкарыла. Такталарны, бүрәнәләрне 2 куллы кул шомарткычлары (струк) белән шомарталар. Һәр ел саен язгы, көзге чәчүдә, ферма торакларын, колхоз каралтыларын ремонтлауда катнаша. Әбием исә бу чорда балаларга белем бирә. 

    1986 елда алар авылда беренче булып 6 почмаклы өр-яңа йорт төзеп чыгалар, каралты-кураны ныгыталар. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү гаиләдә югары дәрәҗәдә куелган була: бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, совхоз басуында чөгендер эшкәртәләр, кышка утын, печән әзерлиләр, каралты-кура тирәсен һәрвакыт чиста-пөхтә тотарга тырышалар. 

   Гомер әкренләп үтә... Балалар үсеп җитә. Уллары Хәйдәр һәм кече кызлары Гөлсинә әби юлыннан киттеләр-укытучы һөнәрен сайладылар.Минем әнием Раушания дә  укытучы, хәзерге көндә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Олы кызлары Зөлфия авылда терлекчелек тармагында . Һәрберсе лаеклы һөнәр алып, үзләренең гаиләләрен корып, балалар үстереп, тулы тормышта яшиләр. Зөлфия, Гөлсинә апалар Пөшәңгәр егетләре Ринат һәм Рубил абыйларга кияүгә чыгып, авылда төпләнеп калдылар. Оныклары Рамил, Равил, Ландыш, Гөлгенә инде үзләренең хезмәт юлларын башлап җибәрделәр, Чәчкә, Гөлнар булачак һөнәрләре буенча укыйлар, Алия Апаз мәктәбендә белем ала. 

   Әбием 35 ел гомерен авылда балалар укытуга багышлады, тырыш хезмәте өчен Россия Федерациясенең Мактау грамоталарына лаек булды. 

  Лаеклы ялга чыккач та, мөгаллимлек эшен дәвам итте: авыл мәчетендә балаларны, теләге булган авылдашларын гарәпчә укырга, язарга, догалар укырга өйрәтә. 

   Әбием аш-суга бик оста. Ул пешергән өчпочмакларны, коймак, бәлешләрне без бик яратып ашыйбыз. Заманасында күп кенә туйларга, мәҗлесләргә табын әзерләгән кеше ул. 

    Бабайның да вакыт үтү белән шөгылльләре күбәйде. Агач материалларны калай, сайдинглар алмаштыра башлагач, калай белән “дуслашып” китте. Калайдан каралты-кураларны матурлап төрә, капка-коймалар ясый, тәрәзә йөзлекләре, капка-коймага матур-матур бизәкләр ясарга керешә. Тирә-якларда алар матурлыгы белән аерылып торалар. Алар үзләре яшәгән өй “курчак өе” белән бер. 

   Бүгенге көндә алар балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп көн күрәләр. Миндә аларның кунакчыллыгы, ярдәмчел булулары зур соклану хисләре уята. Бәйрәм саен алар йортына туган-тумачалар җыела. Кайчан кайтып керсәң дә елмаеп каршы алырлар, тәмле ашлары пешкән булыр. Безгә биргән киңәшләрегез,кылган яхшылыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, кадерле бабаем һәм әбием! 

   Язның беренче көнендә бабаемның туган көне. Аны туган көне белән котлыйбыз, әбиебезне якынлашып килүче Халыкара-хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Аларга озын гомер, сәламәтлек теләп калабыз. Бриллиант туйларын да матур итеп каршыларга насыйп булсын. 

                                             Ландыш Зәйнуллина, Арча. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X