erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр командасы беренче булды

Роботлар ярышты.

“Үсеш ноктасы” илкүләм проекты кысаларында Яңа Кенәр, Иске Чуриле, Лесхоз, шулай ук Арчаның җиденче мәктәбендә махсус ОБЖ, технология, информатика кабинетлары булдырылды, аларга заманча җиһазлар кайтарылды. Әлеге проектның бер юнәлеше – робот техникасы.

Бу юнәлештә өйрәнү, эшләп карау өчен бераз вакыт булды. Беренче нәтиҗәләре нинди? Каникул вакытында Арчаның җиденче мәктәбендә үткәрелгән робот техникасы буенча ярышның төп максаты шуны ачыклау булгандыр, мөгаен. Анда “Үсеш ноктасы” кысаларында эшләүче әлеге дүрт мәктәп командасы катнашты.

Бу ярышта укучылар, дөресрәге роботлар ярышты. Күз алдыгызга китердегезме? Балалар роботларны җыйганнар, программалаштырганнар, ярыш барышында шулар белән идарә итәләр. Ә роботлар фигураларны төсләре буенча аерып җыялар.

– Өч мәктәпнең роботы бер төрле. Ә менә Яңа Кенәр мәктәбе командасының үзләре уйлап чыгарган, үзенчәлекле робот. Положение нигезендә рөхсәт ителә ул, – диде ярышны оештырган Арча укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин. – Шул үзенчәлекле булуы белән дә ул ярыш башыннан ук өстенлекне алды һәм ахыр чиктә беренче урынны яулады.

Икенче урында Иске Чуриле, өченче урында Лесхоз мәктәпләре командалары.

Шәхси беренчелектә дә Яңа Кенәр мәктәбе укучылары алдынгылыкны бирмәде. Беренче урынны Динар Мәгъсумов, өченче урынны Риналь Вәлиев алды, икенче урында Иске Чуриледән Ильяр Гарифуллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X