erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә 3 урын яулады

16-19 нчы сентябрь көннәрендә Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы уздырылды.

Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Конкурсның зона этабы Татарстан Республикасының 45 муниципаль районыннан 50 конкурсант катнашында 2020 елның 24 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр 9 зонада үткәрелде.

Ә инде Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән иң яхшы 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы "Дәрес", "Осталык дәрсе", " Ачык лекция" бәйгеләрендә көч сынаштылар. Бу һөнәри бәйгедә Арча районының Яңа Кенәр урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы катнашып, 3 нче урынны яулады. Ләйсән Сәүбән кызын зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зурдан- зур уңышлар телибез!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X