erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр мәктәбенә яңа исем бирелде

Бүген, 8 июль көнне, районыбызның Кенәр мәктәбе яңа исемле булды

Яңа Кенәр урта мәктәбендә тантаналы чара узды. Мәктәпкә Стелла Зәкиевна Габдрахманова исеме бирелде. Әлеге белем йорты хәзер "Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова С.З. исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе" дип атала. 

Исем тактасы ачу танатанасында район башлыгы Илшат Нуриев, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов катнашты. Район башлыгы әлеге чараның авыл өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур тантана булуын ассызыклады. "Районыбыз тарихын язуга зур өлеш кертүче, якты кеше сез. Алдыгызда башымны иеп, хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәм. Сез тәрбияләгән, укыткан укучылар бүген зур кешеләр. Сез бик бәхетле. Сәламәт булып яшәгез!"- диде ул чараның иң кадерле һәм иң зур кунагы Стелла Зәкиевнага. 

Сигезенче дистәсен ваклаучы Стелла ханым бүген Яңа Кенәр авылында яши. Педагогика институтын тәмамлаганнан соң, яшҗ белгеч биредәге мәктәптә эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы үз хезмәтенә тугры кала. Рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы буларак, үз юлларын әлеге юнәлеш белән бәйләүчеләр өчен үрнәк була ул. Тирән белеме, үзенә генә хас мөгаллимлек осталыгы белән күпләрне җәлеп итә. Стелла Габдрахмановага 1978 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Мәктәбебезгә әлеге исем бирелү бер яктан чиксез горурлык булса, икенче яктан зур җаваплылык та. Шундый хөрмәтле кешенең исеменә тап төшерми, белем учагыбыз гел югары баскычларга гына күтәрелер дип ышанып калабыз. Биредә Стелла Зәкиевна үрнәгендә эшләүче укытучыларыбыз хезмәт куя. Димәк мәктәбебез дә остазыбыз кебек танылган һәм данлыклы булыр,"- дип чыгыш ясады мәктәп директоры Әгъзәм Гайфуллин. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X