erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдәге яңа ел киче

Яңа мәдәният йортында бәйрәм кичәсе узды

31 декабрь көнне, елның соңгы кичендә авыл клубларында бал-маскарадлар оештыру электән килгән матур гадәт. Яңа ел табыны артына җыелганчы гаилә белән клубка барып концерт карап, төрле уеннарда катнашып, чыршы тирәли әйләнеп,  лотереяда бүләкләр алып кайту әлеге кичнең ямьле бер өлеше иде. 

Бүгенге көндә бу бәйрәм эллекечә үк оештырылмаса да, авылларда бәйрәм концерты уздыру традициясе яшәп килә. Шундый концертларның берсендә, Яңа Кенәр авылының мәдәният йортында үткәрелгән "Ак бәхетләр белән кил син, Яңа ел!" дип исемләнгән кичәдә булдым.

Бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты. Котлау сүзләре белән башланган чыгышын, мәдәният йортын яңартуда, төзекләндерүгә көч кертүчеләргә рәхмәт сүзләре белән дәвам итте ул. Шулай ук Яңа ел сыннарын ясауда, авыл урамнарын матурлауда актив катнашкан хуҗалыкларны, оешмаларны бүләкләде. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа ел концерты театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Кыш бабай һәм Кар кызыннан кала Убырлы Карчык, Маша, аю, үгез, Гринч кебек әкияти геройлар һәм индия кунаклары, чегән кызлары кебек образлар да бар иде. Күңелле тамаша залдагы һәркемнең күңеленә хуш килде. Концерт номерлары белән мәктәп укучылары да, өлкән яшьтәгеләр дә чыгыш ясады.

Ә лотерея - күпләрнең көтеп алган, кичәнең иң кызык мизгелләренең берсе. Яңа ел кичәсеннән бүләксез китүче аз иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X