erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кырлайда «Ат көне»нә багышланган спорт ярышлары була

Гаризалар 16 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр булачак. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге — традиция буенча, 100-120 км араны уза торган татар токымлы атлар чабышы булачак.

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, Казан шәһәренең балалар ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, тимер кою буенча мастер-класс, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, кайнар ризык һәм концерт программасы оештырылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Атларны яратучыларны, ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне ярышларда катнашырга һәм үзләрен күрсәтергә чакырабыз. Гаризалар 16 сентябрьгә кадәр электрон адреска кабул ителә: fkksrt@bk.ru, диелә хәбәрдә.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/08-09-2020/archa-rayonynda-at-k-ne-n-bagyshlangan-sport-yaryshlary-bula-5769650

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X