erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа уку елында студентлар югары уку йортларында битлек кияргә тиеш булачак

Укытучылар битлекләрдән тыш перчаткалар да киячәк.

Яңа уку елында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, студентлар дәресләргә битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

«Студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш. Иҗади дәресләр үткәргән вакытта лектор һәм студентлар битлекләрсез була ала», — диде Трофимова.

Моннан тыш, бинага керү юлында бөтен кеше дә температураны үлчәтергә тиеш. Моны көнгә ике тапкыр эшләргә кирәк булачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Югары уку йортларына керү һәм гомуми файдалану урыннарында санитайзерлар куелырга, дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә барлык аудиторияләр җилләтелергә тиеш. Ачылыр алдыннан белем йортларында махсус дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәреләчәк.  

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X